Кышкы урман

19.04.2013
Кыш − табигать фасыллары арасында иң салкыны. Алтын көз үтүгә, таягына таянып, ап-ак сакалын җирдән сөйрәп, кунакка кыш килә. Килә дә җир өстенә күбәләк-күбәләк карлар яудыра. Кар бөртекләре, җемелдәшеп, бер-берсе белән уйнап, Җир-анага коелалар. Кыш, шулай итеп, үзенең ак келәмен җәя.
Кыш ул битләрне өшетердәй зәмһәрир салкыннарга, күз күремен киметердәй бураннарга да бик бай. Көннән-көн соңрак чыккан кояш та, үзенең саранлыгын күрсәтеп, салкынча гына елмая. Кыш үзенең аклыгы, сафлыгы белән күңелгә якын, үзенчә матур.
Чын кышны, билгеле инде, урманда гына тоярга була. Ә кырлар, яз җиткәнче ял итәргә уйлап, ап-ак юрганга төренәләр дә тыныч кына тирән йокыга талалар. Анда ап-ак кардан башка берни дә күреп булмый. Урманда песнәкләрнең һәм урман гайбәтчесе саесканның агачтан агачка сикереп йөрүе кышкы урманга азмы-күпме җанлылык өрә. Ап-ак түшәк өстендәге җәнлек эзләре дә урманның бөтенләй үк йоклап ятмавын күрсәтә. Салкын көннәрдә агачлар бәс белән каплана. Әйтерсең агачларны үтә күренмәле ап-ак ефәк белән чорнап чыкканнар. Урман эчендә сузылып киткән чаңгы эзеннән барганда, чаңгы таягы белән агачка кагыласың, йомшак кына энҗе бөртекләре коела. Агачларның кышкы салкыннарда шартлаулары ишетелә. Пышылдап кына әйтелгән сүзләр дә еракларга яңгырый. Бөтен дөньяда матурлык, аклык, сихри тынлык. Бөтен дөньяга яшәү матурлыгы турында кычкырасы килә. Тик тукталып каласың. Синең тавышыңнан агачлардагы аклык коелыр да, матурлыкка зыян килер кебек.
Кышкы урман гаҗәеп матур шул! Кыргый җәнлекләр дә кышны һәрберсе үзенчә үткәрә. Аю кар астындагы өнендә йоклап ята. Төлке үзенә азык эзли. Тиен көз көне киптергән чикләвекләрен, гөмбәләрен ашый. Куян ак тунын кигән. Керпе кар астында йоклый.
Кышын кыргый җәнлекләргә яшәү бик авыр. Аларга азык җитми. Шуңа күрә без аларга бераз ярдәм итәргә тиешбез. Кошларга җимлекләр ясап элергә һәм аларны һәрвакыт карап, тулыландырып торырга кирәк.
Урман − безнең зур байлыгыбыз. Аның ямен җибәрмәсәк, агачларны кисмәсәк һәм сындырмасак, кошларны атмасак, урманны сакласак иде.
Бу язма 110 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 7808 кеше укыды

фикерләр (21)
Аноним
16.02.2014 21:14:54

Кыш ул битләрне өшетердәй зәмһәрир салкыннарга, күз күремен киметердәй бураннарга да бик бай. Көннән-көн соңрак чыккан кояш та, үзенең саранлыгын күрсәтеп, салкынча гына елмая. Кыш үзенең аклыгы, сафлыгы белән күңелгә якын, үзенчә матур. Чын кышны, билгеле инде, урманда гына тоярга була. Ә кырлар, яз җиткәнче ял итәргә уйлап, ап-ак юрганга төренәләр дә тыныч кына тирән йокыга талалар. Анда ап-ак кардан башка берни дә күреп булмый. Урманда песнәкләрнең һәм урман гайбәтчесе саесканның агачтан агачка сикереп йөрүе кышкы урманга азмы-күпме җанлылык өрә. Ап-ак түшәк өстендәге җәнлек эзләре дә урманның бөтенләй үк йоклап ятмавын күрсәтә. Салкын көннәрдә агачлар бәс белән каплана. Әйтерсең агачларны үтә күренмәле ап-ак ефәк белән чорнап чыкканнар. Урман эчендә сузылып киткән чаңгы эзеннән барганда, чаңгы таягы белән агачка кагыласың, йомшак кына энҗе бөртекләре коела. Агачларның кышкы салкыннарда шартлаулары ишетелә. Пышылдап кына әйтелгән сүзләр дә еракларга яңгырый. Бөтен дөньяда матурлык, аклык, сихри тынлык. Бөтен дөньяга яшәү матурлыгы турында кычкырасы килә. Тик тукталып каласың. Синең тавышыңнан агачлардагы аклык коелыр да, матурлыкка зыян килер кебек.

Аноним
17.02.2014 20:15:38

рэхмэт бик зур!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!яхшы инша

Аноним
17.02.2014 20:17:2

бик эйбэт))))

Аноним
18.02.2014 21:6:14

Бик бик айбат инша

Аноним
26.02.2014 13:41:22

Бик озын. Балалар аны укучыга курсэтмэлэр , укутучы сез аны язмадыгыз дип эйттэ. Сезгэ эни булышты дип эйтэ.

Аноним
26.02.2014 13:42:15

Билге 5---------------

Аноним
02.03.2014 19:57:57

ууууу вот куп бит ая

Аноним
02.03.2014 19:58:46

шулай шул марфуга ииииих

Аноним
03.04.2014 16:52:20

бигрэк зур укытучылар белэчэклэр бит без аны энтернеттан алганны. юк мин аны язмыйм

Аноним
04.11.2014 16:2:2

башкортсасы юк мы?

Аноним
08.12.2014 18:36:23

БАШКЫРТСАСЫ ЮК!!!

Аноним
08.12.2014 18:37:26

БАШКЫРТСАСЫН УЗЕН ЯЗ!!!

Аноним
16.01.2015 15:31:50

рэхмэт

Аноним
16.01.2015 18:37:22

Э алмашлыклар кая?

Аноним
19.01.2015 17:38:35

алмашлыклар житми

Аноним
19.01.2015 17:53:26

алмашлыклар булса эйбэтрэк булыр иде

Аноним
19.01.2015 18:51:59

эйбэт ме ай

Аноним
06.04.2015 18:30:51

Менэ кайдан кучергэн минем классташым иртэгэ укытучыга эйтэм ахахаха!!!!

Аноним
18.11.2015 18:44:26

миңа бу иннша бик охшады!!!!!!!!!!!

Аноним
24.01.2016 16:51:25

башкортса карак

Аноним
29.04.2016 19:54:48

Сезнең иншагыз миңа бик булышты. Мин вис кучермәдем но аннан моннан гына җөмләләрне алсан булачак!