Милли хисләр

19.04.2013
...Еламаска өйрәтүең белән
шигырь язарга да өйрәттең...
Рәхмәт, язмыш,
илгә һәм халыкка
әйтер сүзле иттең:
— Мин әйттем!
М. Әгьләмов

«Мин әйттем» шигыреннән алынган юллар — татар шигъриятендә үз урыны, үз сүзе булган М. Әгъләмовныкы. Ул — дистәләгән шигырь китапларының авторы. Шупарда урын алган иҗатын гына тикшерсәң дә, шагыйрьнең ни дәрәҗәдә милләт өчен кайгырып яшәгәнлеген сизү кыен түгел. Ә бит әле язылып та, артык туры сүзле булган шигырьләр дөнья күрми кала. Мөдәррис ага язганнарның да һәрберсе үзгәртелмичә басылгандыр, чыгып баргандыр, дип уйламыйм мин. Еллары ул түгел иде. Хәер, һәр сүзгә хәзер дә яшел утлар кабына микән?!
«Мин әйттем» инде үзгәртеп кору еллары башлангач иҗат ителгән, шунлыктан анда асмәгънә юк дәрәҗәсендә. Гаеплеләргә исем белән кычкыру күзәтелмәсә дә, без шагыйрьнең, иң беренче чиратта, ил башында утырганнарга, хөкүмәт җитәкчеләренә тәнкыйть сүзе әйтүен күрәбез:

Илне яклап көрәшмәгәннәргә
илне тарту хәрам:
— Мин әйттем!

М. Әгъләмов шагыйрь фикеренең давыл тудыру мөмкинлегенә, ил кузгата алуына ышанып яза:

Сүз җибәрдем... Мәгънәле сүз.
Ул — шулкадәр кирәк кайчак.
Күлне — балык, илне халык
Болгатачак!
(«Сүз җибәрдем»)

М. Әгъләмовның танылган шәхесләргә багышлап иҗат ителгән әсәрләрендә милли хисләр аеруча көчле кебек, чөнки ул замандашларын, остазларын милләткә хезмәт итү ноктасыннан бәяли. Әйтик, бер әсәрендә ул халыкның рухын саклап калган Бакый Урманче, Габдулла Тукай, Шәехзадә Бабич, Салих Сәйдәшләрне искә ала. Ил сәнгатен алга илтүчеләрнең һәрвакыт халык бәхете өчен көрәшүчеләр икәнлеген әйтә. Болар арасында Хәсән Туфан, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый да бар. Аларның төрлесе төрле чорда туса да, үз заманында халкына хак юлны күрсәтергә ашыккан:

Юккамыни: бүген тагын
Тәрәзә шакыйлар
Гасыр башында юл ярган
Гаяз Исхакыйлар.

Халык бәхете өчен көрәшкәннәрнең исеме мәңге яшәр — шигырьнең төп фикере әнә шул. Инде исеменә дә мәңгелек мәгънәсе салынган рәссам Бакый Урманченың халык күңелендә яшәячәгенә шик юк. Андыйларның үрнәге шундый ук яңа шәхесләрне тудыра.
Халыкка үзенең моңлы көйләрен саклаучылар да кирәк. Шундыйларның берсе — Илһам Шакиров. М. Әгъләмовның бу талантлы җырчыга багышлап язылган шигыре дә бар. Әйтерсең ул сәнгатьнең һәр өлкәсеннән халык күңеленә кергән аерым шәхесләр турында әйтеп калырга ашыга.
Аяз Гыйләҗев хакындагы шигырен укыйк.

«Халкым» дигән йөрәккәең
Яралысын яралы...
Кайчагында уйлап куям:
«Ярый алар бар әле...»,—

дип бетә ул. Бу шигырьдә ил тарихын сурәтләгән, кирәк урында каты гына тәнкыйть сүзе дә язган талант иясенең халык язмышы өчен җаваплылыгы мәсьәләсе күтәрелә, Каләм иясе милләтенә кыйбланы дөрес күрсәтеп бирергә тиеш.
М. Әгъләмов — заман белән атлаучы шагыйрь. Үзгәртеп кору еллары башлангач, аның шигырьләрендә мөстәкыйльлек, газиз Ватан турында уйланулар тагын да зуррак урын алды.
Әле җитмешенче, сиксәненче елларда шигырь юлларына яшеренгән кайбер көенүләре кимеде шикелле, «...гә» дип аталган бер әсәре бик хәтердә калган. М. Әгъләмов анда Ил корабының тын култыкка кереп, тынычланып калганлыгы хакында сөйли. Димәк, көрәшләрдән баш тарткан өчен кайгыра. Ул язмышка кул селтәүнең кайбер сәбәпләрен дә аңлата:

Давылларда йөреп кайтканнарның
Сүз дәшәргә базмый берсе дә...

Кеше куркытылган, дип яза түгелме шагыйрь торгынлык елларында?!
1990 елда иҗат ителгән «Әйтте Тукай» шигырендә М. Әгъләмов, көрәш темасына кире кайтып, ирекнең бары яулап алыначагын әйтә. Халыкны мәйданга чакыра. Тарихтан гыйбрәт алырга өнди, ерак елларны бүгенгебез белән үзара чагыштыра.
М. Әгъләмов — чын мәгънәсендә милли шагыйрь. Халык иҗаты традицияләреннән үсеп чыккан табигыйлек бар аның шигырьләрендә. Сүзе ышандыра, эчке бер моңы әлеге сүзне йөрәк түрләренә үткәрә. Кечкенә генә поэтик детальләр аша да ул туган ил, татар халкы язмышы турында тирән фәлсәфи гомумиләштерүләргә килә. Үзенең милләткә кагылышлы һәр фикерен танылган шәхесләрнең әйткәне белән ассызыклый, ил тарихындагы вакыйгалар аркылы дәлилли.
Бу язма 13 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 1204 кеше укыды

фикерләр (0)

Кызганычка каршы бу бүлектә әлегә фикерләр юк