Татар әдәбиятында югалган матурлыкны эзләү

19.04.2013
Әдәбиятның кеше тәрбияләүдәге роле гаять тә зур. Язучы үз тирәлеген өйрәнә дә, кешеләрдәге якты, уңай һәм шул ук вакытта тискәре сыйфатларны, мөнәсәбәтләрне дә чагылдырып, әдәби әсәрләр иҗат итә. Ахырдан шул ук роман-повестьлар, хикәяләр яңа буын тәрбияләүдә катнаша, язучы яшәгән заман кешесенә дә тәэсир итми калмый. Тормыш белән сәнгать арасында әнә шундый өзлексез бәйләнеш яши.
Әдәби әсәрне укып чыкканнан соң, еш кына күңелдә җавап алынмаган сораулар кала. Кайвакыт язучы әйткәннәр авыр сагыш хисе тудыра. Конфликт уңай геройлар файдасына хәл ителмәсә, берничә көн әсәрнең авыр тәэсире эчендә дә йөрисең. Әмма нәкъ менә фаҗигале язмышлар күңел төпкелендәге иң чиста, иң нечкә хисләрне уята, сине чистарта, сафландыра. Кайвакыт сагыш хисе язучы кичергән югалтулар аркасында була. Мин әсәрләрендә үз югалтуларын чагылдырган әдипләр арасында Мөхәммәт Мәһдиевне дә күрәм.
Мөхәммәт Мәһдиев — яшьлекләре авыр сугыш елларына туры килгән буын вәкиле. Иҗатының бер сыйфаты исә — яшьлеген сагыну. Үз чорыннан, үз замандашларыннан матурлык эзләү. Бу — аның уенча, югалган матурлык. Безнең буын вәкилләрендә чаткылары гына калган матурлык. Бөтен бер чор кешеләренә хас туганнарча, дус, ярдәмләшеп яшәү, намуслылык, гаделлек, гадилек, табигыйлек сыйфатлары.
Яшьлекне сагыну... Сагыну, сөенү, өмет...
Мөхәммәт Мәһдиевне язучы буларак таныткан «Без — кырык беренче ел балалары» повестен гына алыйк. Анда Бөек Ватан сугышы елларында авыл баласының тормышы сурәтләнә. Арча педагогия училищесына укырга кергәннән соң, дөньяга күзләре тагын да зуррак ачыла барган малайлар һәм кызлар берсеннән-берсе кызыклы вакыйгалар үзәгенә куела.
Һәр авылның — үз гадәте, үз төсе, үз киеме, үз холкы. Түбән Кенә малайлары чиста чолгаудан, яңа чабатадан йөрер. Зәңгәр сырма кигән Карадуганныкылар кишер ашар. Мөрәле малайларының кесәсенә тәмәке яшерелгән. Бу сыйфатлар, гадәтләр аерым бер авылның шөгыле турында сөйли. Димәк, кайдадыр уңган кул осталары яши, икенче бер җирдә тәмәке игәләр, өченчеләре, бәлки, сәүдәгәрлек белән дан алгандыр...
Аларны берләштергән уртак нәрсәләр дә аз түгел. Җәен барысы да бәрәңге кырларында, басуларда эшләгән, көлтә ташыган, үзләре кадәр капчык күтәргән, көч җыйган. Затлы киемнәр белән күз явын алган кызлар да күренми, матди иркенлек кичерүчеләр дә юк алар арасында. Чабаталы, сырмалы егет-кызларны язучы мескеннәр итеп тә тасвирламый. Аларның яшәү рәвешендәге гадилекнең сәламәтлек чыганагы икәнлегенә ышандырырга тели. Бүгенге тормышыбыздан шул гадилектән сакланып калган эзләр табарга тырыша. Түргә сувенир буларак эленгән чабаталарны аның билгесе дип танымый. Байлыкта яшәгән замандашларыбызда Карадуган малайларына хас бәхет-шатлык күрми. Тәмле ашау, матур киенү генә кешегә җитми икән, дигән фикер кала.
Повестьның ахырына якынлашкан саен, күңелдәге сагыш, моңсулык көчәя генә бара: «...галстук таккан чабаталы малайлар искә төшә.
Телеграф чыбыклары сызгыра, машина тасма булып җәелгән юеш юлдан караңгылыкка таба чаба.
Сау бул, минем тормышка аяк баскан, күзем ачыла башлаган туган җирем!».
Ни өчен сагыну хисе тынгысызлый әдипне? Бүгенге көн яшьләрен аңламыймы ул, үз тормышыннан ямь тапмыймы? Төшенке күңелле бер җанмы? Әллә бездә үткән тарихыбызга мәхәббәт уятырга телиме? Барысы да бардыр. Шунысы тәгаен: гомернең иң зур матурлыгын ул мәгънәле яшәүдә күрә. Әсәр башына автор язган сүз башы да шул хакта сөйли булса кирәк:
«...минем сабакташларым бүген Ватаныбызның төрле почмакларында зур, мактаулы эшләр башкара. Алар арасында алдынгы педагоглар, мәктәп директорлары, колхоз председательләре, галимнәр, офицерлар, шоферлар бар — ләкин эшлексезләр, җилкуарлар юк. Чөнки алар яшьтән Ватан язмышы белән суладылар, Ватан язмышы өчен кайгырырга, шатланырга бала вакыттан ияләнделәр».
Әсәрнең үз буынына, урта буынга багышлануы әйтерсең бүгенге яшьләрне алардан аера да куя.
Аерым бер матурлыклар югалу сугыш чорына да хас булган икән.
Язучы һәрдаим, элек шулай иде, дип кабатлап тора шикелле. Әйтик, Гыйззәтуллиннар яшь чакта Арча урманнарында аю булган. Аждаһага да очраганнар...
Ә сугыш... Атларны, ирләрне, муллыкны алып киткән. Кызларга кияү калмаган. Сугыш башлангач, урман да рухи яктан корыган. Җәнлекләре кимегән, үзе төрле явызлар өчен качу урынына әверелгән. Училищеда белем алган шул ук Гыйззәтуллин да бик авыр кичерә урманның романтик сыйфатлары югалуын. Ул инде хәзер авылга шәһәргә хас уңайлыклар кайтуын көтә. Аерма кайчан бетәр, дип хыяллана.
Гыйззәтуллин, әдипнең шаяртыбрак язуы буенча, еш кына мунча да кергәли. Юынган егет белән юынмаганы арасындагы аерманы таныш-белешләре тиз күрә. Мунча керү вакыйгасыннан этәрелеп китеп, М. Мәһдиев нигезенә хуш исле үләннәр үскән мунчада юыну рәхәтлекләре, аннан соң эчелгән әйрән суы тәмнәре хакында сөйли. Тора-бара Гыйззәтуллин да, табигатькә якынлыгы белән матур авылны шәһәрләштермәскә, дигән карарга килә.
Әйе, үз сыйфатларын саклаган авыл гына — авыл. Боларның хәзер берсе дә калмады, дип кычкырмыйча гына, яшьтәшләренә, замандашларына хас хисләрне кичертеп, язучы безне сугыш чорындагы, аннан соңгы авылның матурлыгына, табигыйлеген сакларга кирәклегенә, аның шартлары белән дә таш калага якынаймаска тиешлегенә ышандыра.
Һәр сайланган вакыйга, һәр күренеш Мөхәммәт аганың үзе яшәгән чорны ни дәрәҗәдә нечкә белүен, шул хактагы истәлекләрне кадерләп саклавын күрсәтә. Ул үз заманыннан, үз яшьтәшләреннән, аларга хас гадәтләрдән, мөнәсәбәтләрдән матурлык эзли. Әйтерсең аны бүгенгебездә таба алмый, һәм күңел түрендә хатирә рәвешендә генә сакланып калган гүзәллек кәгазь битләренә күчә.
Бу язма 18 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 1368 кеше укыды

фикерләр (0)

Кызганычка каршы бу бүлектә әлегә фикерләр юк