Туган якны сагыну хисе

21.04.2013
Кеше ерак юлларга чыкса, озаграк авылына, туган шәһәренә кайтмый торса, йорт-нигезен, урамын, туган-тумачасын бик нык сагына башлый. Айлар буе диңгезләрдә йөзүчеләр дә бар бит әле. Алардагы сагыну хисенең зурлыгын сүзләр белән генә дә әйтеп бетереп булмый торгандыр. Диңгезче-язучы М. Юныс иҗатында геройларның туган яклары белән бәйлелеге бигрәк тә нык. Сагыну хисен үзе кичермәсә, әдип тудырган образларда ул шул дәрәҗәдә көчле булыр идеме икән?!
М. Юнысның «Тимер фил» исемле хикәяләр җыентыгында алтмышынчы елларда иҗат ителгән әсәрләре урын алган. Алар арасында «Безнең өй өянке астында иде» дип исемләнгәне дә бар. «Кайбер кыска гына очрашулар да бик озакка хәтердә уелып кала икән. Нибары ике генә тапкыр күргән карчыкны мин гомердә дә оныта алмам шикелле»,— дигән юлларны укыгач, без түземсезлек белән шул очрашулар хакында сөйләүне көтәбез.
Язучы ашыкмый. Башта пароходлары Генуя портында торганда, Италиянең халык герое, ә үзе Рязань тимерчесе булган Федор Полетаевның каберенә чәчәкләр куярга барулары турында хәбәр итә. Рәсәйдән килеп, башкалар бәхете өчен көрәшкән бу батырга ник тукталды әле, дип уйлыйсың. Язучы җавап биреп куя: кая гына ташламый кешене язмыш дигән нәрсә!
М. Юныс әле һаман да безне үлем һәм тормыш фәлсәфәсе хакимлек иткән каберлектә йөртә. Менә чалгы күтәргән скелет. Ул — кызны алырга килгән үлем сурәте. Без Горькийның «Кыз һәм үлем» поэмасы шушы һәйкәл тәэсирендә язылганны беләбез. Бер постаментка аллегорик рәвештә: «Бары тик киләчәккә ышанган кеше генә давыллы тормыш диңгезен кичеп чыга»,— дип уелган. Үлем, яшәү рәвеше, бакыйлык турында уйлыйсың... Ә өянке хакында язучыбыз һаман ләм-мим. Вакытлы дөньяда мәңгелеккә исем калдыру өчен ярым ач, ярым ялангач яшәгән хатын һәйкәле янында басып торганда, диңгезчеләр янына, ниһаять, өлкән яшьтәге бер ханым килеп чыга һәм уллары Петроның югалганлыгын әйтә. Тагын җеп очына килеп чыкмыйбыз.
Менә малай табыла. Иң гаҗәбе: әбисе Рәсәйдән, Татарстаннан, диңгезченең күрше авылыннан икән. Нинди җилләр ташлаган бу татар карчыгын җәһәннәм читенә? Шул чакта рус кешесе турындагы эпизод искә төшә. Димәк, язучы үз фикеренә эзлекле килә.
Әбинең язмышы башкаларныкыннан да гыйбрәтлерәк булып чыга. Ул икенче бер илдән, ватандашларын күрү өчен, гел портка килә икән. Аның ничек тә Иран туфрагына ия буласы бар... Диңгезче карчыкны үз иленең икмәге белән сыйламакчы була. Татар карчыгы аны ашарга да кызгана, исе өчен сакларга карар кыла.
Гомере төрле илләрдә узган, төрле милләтләргә балалар үстереп биргән татар кешесенә туган туфрактан да изгерәк нәрсә, төшенчә юк. Ә менә үзенең нәсел агачын белмәгән, өянке астында үсмәгән балалары өчен татар җирен сагыну — бөтенләй чит нәрсә. Карчыкның улы башка милләтләр язмышын кайгыртып йөрүдә икән, әйтерсең көрәш рухы аңа ниндидер җепләр аша безнең ватандашлардан күчкән.
Инкыйлабтан качып килгән Мөһаҗирләрнең чит җирдә бәхет таба алмавы йөрәкне әрнетә. Үз илендә сәүдәгәрлеге белән дан тоткан татар кешесе башка җирләрдә социаль баскычта аска тәгәри дә тәгәри, икенче берәүнең хезмәтчесенә әйләнә. Дөрес сайлаганмы ул язмышын, юкмы? Юктыр шикелле. Михнәтне туган илдә бергәләп күрүең яхшырак.
Әби өчен туган ил образын аерым бер әйберләр белдерә. Болар — икмәк, туфрак, өй түбәсен каплаган өянке... «Безнең өй өянке астында иде»,— ди ул бертуктаусыз. Йорт һаман да шулай тора ала диярсең.
Үзен чит илдә кунак кына санаган татар карчыгы, качып-посып, трюмга уза һәм шторм вакытында һәлак була. Ул теләгенә өлешчә ирешә: туган җиренә бераз якынрак урында — Феодосиядә күмелә. Йөрәктә Караярга кайтып җитә алмаган татар әбисен кызгану хисе туа.
«Безнең өй өянке астында иде» хикәясе — искиткеч тәэсирле әсәр. Туган туфрагында күмелү өчен, авырлыклар кичергән, соңгы юлга барган татар карчыгы образы башкалар иҗатында кабатланмаслык дәрәҗәдә үзенчәлекле.
Бу язма 15 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 2043 кеше укыды

фикерләр (1)
Аноним
27.01.2014 14:50:40

Бик зур рэхмэт сезгэ)) бик булыштыгыз!"