И. Юзеевның «Өчәү чыктык ерак юлга» поэмасы

21.04.2013
Көрәшкә сәләтсез кеше
Явызлык колы була.
И. Юзеев

Поэма — бик үзенчәлекле жанр. Ул проза, лирика һәм хәтта драма сыйфатларын бергә синтезлау мөмкинлеге тудыра. Кемдәдер аның кайсыдыр ягы көчлерәк була. Минем уйлавымча, И. Юзеев менә шушы әдәбиятның өч төренә караган асыл сыйфатларны үлчәү тәлинкәсен бозмаслык итеп куллана ала шикелле, һәм поэма жанрында уңышлы эшләвенең сәбәбе нәкъ менә шул булса кирәк.
И. Юзеевны күбрәк җитмешенче елларда иҗат иткән поэмалары буенча беләләр, дисәм, хата булмастыр. Ә бит ул үзен инде алтмышынчы елларда ук поэма остасы буларак танытты. 1964 тә язылган «Өчәү чыктык ерак юлга», соңыннан язылачак поэмалары кебек үк, шартлы алымнарга да таянган, көчле драматизмга да ия лирик-психологик әсәр иде.
Шагыйрь сүзне һәрберебез өчен гадәти булган хәлне тасвирлаудан башлый:

Бала чакта бергә шаулап үскән,
яшел чирәмнәрдә аунап үскән
яшьтәшеңә юллар чатында
очрыйсың да берчак
сөенәсең...

Без әлегә юллар чатында гыйбәрәсенең күп мәгънә белән ачылачагы турында да уйламыйбыз. Бары тик, шагыйрьгә ияреп, ул язганнарның график сурәтен генә күз алдына китерәбез: урамнар кисешкән бер урында олаеп килүче ике ир-ат басып тора. Кызык, автор ир кеше булгангамы, уебызда хатын-кыз сурәте тумый. Лирик мин дә балачак дусларының берсе белән очраша һәм хатирәләренә бирелә. Кирәк бит, нәкъ алар хәл-әхвәл белешкәндә, урамны яңгыратып уйнаган быргы тавышлары астында пионерлар уза. Бу күренешкә, быргы тавышына да без кабат-кабат кайтырбыз әле, әмма, әлеге юлларны тәүге кат укыганда ук, кайчандыр үзе дә пионер булган лирик миннең бүгенге яшьләр, сабыйларга әйтер сүзе бар икән, дип уйлап куясың. Поэманың кереш өлеше безне булачак вакыйгаларны кабул итәргә шуның белән хәзерләп бетерә дә.
Бүгенгедән үткәнгә күчеш кисәгрәк. Бары тик авыл тормышыннан алынган аерым детальләр генә сүзнең кайсы чор турында барганлыгын аңлау мөмкинлеге бирә. Бик кыска гына икенче кисәктә Фазыл исемле малайның быргы тавышына килгән дуслары, чишмә койган җирне эзләп, көймәдә китеп баралар.
Поэманың башка бүлекчәләре реаль тормышта булган әлеге күренешне тудырган вакыт, пространство һәм хәрәкәтне гомумиләштерәләр. Чишмә койган җир — кеше бәхетенә, көймә эзе шул бәхеткә дөрес ярылган юлга әверелә. Көймә үзе — тормыш көймәсе, су юлы тормыш юлы булып чыга. Әмма болар безнең өчен яңалык түгел инде, чөнки өченче кисәкнең башлам өлеше үк шагыйрьнең киләчәктәге сүз сөрешен күзалларга ярдәм итә:

Өчәү чыктык ерак юлга
өчебез,
Ишкәк тотып нәни кулга,
өчебез.
Ерак киттек чишмәдән
инде без.

Ике егет ишкәк ишкәндә, Фазыл гармунда уйный. Егетләрнең җыры да бик мәгънәле:

«Их!..
Бер дә генәй нужа күрмәенчә,
ир булалмый ата баласы...»

Халык җырларында ата-бабаның тормыш тәҗрибәсе чагыла. И. Юзеев әнә шундый мәгънәле өзекне юкка гына китерми, билгеле. Димәк, егетләр төрле авырлыклар узачак, инде хәзер үк алар ишкәк артына утырган.
Олы юлга гармун уйнап кына чыгып киткән Фазыл җиңелрәк яшәү юлын сайлый. Шагыйрьгә бу очракта да халык авыз иҗаты әсәре ярдәмгә килә. Ул әкият алымнары белән генә, абстракт рәвештә генә Фазылның дөрес юлдан китмәвен сурәтләп бирә. Ир-егет тимер рәшәткә артына эләгә. Лирик мин ул дусты белән суд залында очраша. Үкенечле, гыйбрәтле күренеш. Ә бит бергә уйнап үскән иптәшләре Фазылны үзләреннән калдырмаска теләгән. Гадәттә, гомер озынлыгын санаучы кәккүк тә, үз язмышы турында сөйләп, аны аерылудан саклап калмакчы булган. Кәккүккә шагыйребез, күрәсез, көтелмәгән вазифа йөкләгән.
Җиңел яшәү, хезмәттән йөз чөерү кебек төшенчәләрне И. Юзеев Төн кешесе аша биргән. Карурман кебек кап-кара бу образның, күренми, дип әйтсә дә, шагыйрь график сурәтен тудыра:

Ул кирегә китеп бара иде,
үзе төн шикелле кара иде.
Әллә җырлый, әллә кычкыра,
аңа кушылып, аты пошкыра...

Менә шушы сурәт Төн кешесе образының мәгънәсен киңәйтә. Без аны Фазылның караңгы киләчәге, авыр язмышы дип аңлый башлыйбыз. Көймәдә җырлап-уйнап кына барса да арган Фазыл аннан бөтенләй үк төшеп калырга уйлый. «Без җирдә — кунак кына»,— дигән җырларны үз итә башлый ул. Халык мәкаленә нигезләнгән бу җыр җиңел яшәргә күнеккәннәрнең яшәү фәлсәфәсен чагылдыра.
Алдагы бүлекчәләрдә геройлар узган юл кайвакыт тормыш фактлары белән тәгаенләнә: икәү генә калган дуслар югары уку йортын тәмамлый. Берсе — капитан, икенчесе шагыйрь була. Берсе — шигырь диңгезендә йөзсә, икенчесе — Каспийны үз итә.
Авылдан, чишмә буеннан башланган тормыш юлы аларны төрле биеклекләргә күтәрә. Шагыйрь теле белән бу хакта без, һәр лирик геройның чишмәсе үзе сайлаган диңгезгә коя, дип тә әйтә алыр идек. Җиргә хуҗа булып килдек, диючеләр хезмәт юлын сайлый: иген үстерә, күкләрдә оча... Заман шаукымына бирелеп, әлеге диңгезләрнең артында шагыйрь коммунизм атлы гүзәллек күрә.
Поэманың соңгы бүлекчәсендә, лирик мин суд залында иптәшен очраткан чакта, урамнан, быргы кычкыртып, тагын пионерлар уза. Алар алдында да, синең, минем алдымда да — ике юл...
Әнә шундый үзенчәлекле метафораларга, ассоциацияләргә нигезләнеп, чынбарлык белән абстрактлылыкны кушып, И. Юзеев хакыйкать эзләүче лирик миннең уй-кичерешләре аркылы поэманың үзәк идеясенә алып килә.
«Өчәү чыктык ерак юлга» — кайбер башка әсәрләрендәге, көрәшкә, тормышка хезмәткә сәләтсез кеше явызлык колы була, дигән фикерне тагын бер кат ассызыклый.
Бу язма 19 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 2163 кеше укыды

фикерләр (0)

Кызганычка каршы бу бүлектә әлегә фикерләр юк