Хәсән Туфан иҗатында җил образы

22.04.2013
Җил, кояш, болыт, тау, елга, каен... Безнең тирәлегебездәге предметлар бу. Табигать күренешләрен алардан башка тудыра алмыйсың. Кеше кичерешләрен тасвирлыйм дисәң дә, шул кичерешләрне хасил иткән әлеге әйберләр сурәте килеп чыга. Һәр шагыйрь иҗатында аерым бер образлар ешрак кулланыла. Хәсән Туфан шигырьләрендә иң еш кулланылучы образларның берсе — җил. Бу аңлашыла да. Шагыйрьне еракта калган туган җире белән бәйләүче булган ул. Болытлар, җилләр, кошлар үтеп керә алмаган урын, кичеп чыкмаслык киртә юк...
Җил образына шагыйрь нинди функцияләр йөкли соң? Ул аның хисләрен сөйгәненә җиткерә:

Исә җилләр, исә җилләр,
Исәләр дә исәләр...
И шул җилләр, барып җитеп, —
Сине сөя!— дисәләр...
(«Исә җилләр, исә җилләр»)

«Иртәләр җитте исә» шигырендә җилгә лирик герой көнләшеп, үпкәләп тә карый кебек. Әйтерсең алар аркасында өметләре киселгән:

Ә юлдан җилләр исә,
Иртәләр җитте исә...

Әле еллар узгач та, Җил, үткәннең кайгылы көннәрен искәртеп торучы булып, шагыйрьнең тәрәзәсен кага:

Сызгыра җил үткән турында: —
Кәрван йөргән элек бу кырда.
(«Кәрван»)

Җил күпчелек шигырьләрдә хәбәрче вазифасын башкара. Ул еш кына, бәйрәм килгәнен хәбәр итеп, байраклар җилфердәтә («Канатлар»), туган як, йөргән юллар исен китерә («Ике чор фасында»). Әнә шулай эшләп, ул төрле җирләрне, төрле елларны үзара бәйли.
Хәсән Туфанның җиле чәчәкләр исе ташый:

Гөлләр исе сипкән җылы җилләр,
Юлларына яуган чәчәкләр.
(«Чәчәкләр сибелә җирдә»)

Ул җилләр, бүгенге көндә иссә, яшәү сәламенә әйләнә:

Җилләреңдә синең — гөлләр исе,
Гөлләреңдә — сәлам яшәүгә.
(«Сәлам сиңа, тормыш»)

Муллык, дуслык һәм башка тойгыларны уяткан җил башка исләр дә ташый, әмма ул аларны да күбрәк чәчәкләрдән китерә:

Урмандагы чәчәкләрдәйдерме,
Җил мәйданга Бал исе ташый.
(«Битараф ай»)

Җил, зилзиләләр тудырса да, кешене көрәшергә күтәрүе, холкын тәрбияләве, рухын ныгытуы белән мактауга лаек. Җилгә каршы барган лирик мин һәрвакыт хөрлек хисе тоя.
Җил — чор билгесе дә. Шуңа күрә ул гел үзгәреп тора:

һава бүтән хәзер, җил бүтән.
(«Язлар җитте»)

Лирик мин заман җилләреннән бервакытта да курыкмый. «Тормышка мәхәббәт» шигырендә каршы искән җилләр белән көрәшеп яшәү кирәклеге тагын бер кат ассызыклана.
Җил кешедә булырга мөмкин бөтен холык сыйфатларына ия, ул лирик минне үгетли дә, үчекли дә, аңа киңәшләр дә бирә... Үзгәрүчән җилләргә лирик мин бик үк ышанмый. Җил бигрәк тә сөйгәне белән ике арада иссә, ышанычсыз («Җил килә дә сыйпалана»).
Хәсән Туфан иҗатында җилнең бик үзенчәлекле кулланылган очраклары да юк түгел. Ай белән янәшо килеп, ул мәхәббәт парлары тудыруда катнаша; яшь кыз мәгънәсендә бирелә:

Ай чыга Арча кырыннан,
Сәгатен белеп кенә,
Җил төшә Аккош күленә,
Сүз куйган кебек кенә.
(«Ай чыга Арча кырыннан»)

Шагыйрьнең тәрәзәсен кагып, яратып уйнаган җил кайвакытта аннан баш тарта, гөлләр белән генә сөйләшә, аларны гына ярата. Димәк, ул күбрәк гөлләргә пар, аларның сөеклесе булырга хаклы:

Кичке җилләр сер сөйлиләр,
Миңа түгел, гөлләргә.
(«Җилләр исе»)

Еш кына лирик мин аны сөйгән кешесе белән бутый. Җил — кайвакыт көтелмәгәнлек билгесе. Ул — давылларга нигез. Җил күзгә күренми торган әйбер, хәрәкәт кенә булса да, шагыйрь аңа еш һәм яратып эндәшә. Җил сынландырыла да, хис-кичерешләр ассоциациясе дә тудыра. Ул шагыйрь күрергә теләгән тасвирларны күзалларга, тавышларны ишетергә ярдәм итә. Ул — үткәнне терелтүче иң төп нәрсә.
Бу язма 10 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 1308 кеше укыды

фикерләр (0)

Кызганычка каршы бу бүлектә әлегә фикерләр юк