Фатих Кәрим, иҗатында үлем һәм яшәү мәгънәсе турында уйланулар

23.04.2013
Исемнәре калсын безнең белән,
Җисемнәре туфрак булса да,
Үлмәгәннәр болар, үлмәгәннәр,
Күңел үлгән кебек күрсә дә.
Сәмави

Әле 1920 елда «Эшче» газетасында Сәмави тәхәллүсле бер шагыйрь халык өчен гомерләрен биргәннәрнең исеме мәңгелек булу турындагы «Ирек корбаннарына» шигырен яза. Шул еллардан соң чирек гасырга якын вакыт узгач, татар шигъриятендә әлеге мотив яңадан көчле яңгыраш ала һәм һәркем иҗатында бик еш кабатлана башлый. Шулай да сугыш чоры поэзиясендә үлем һәм яшәү хакында Муса Җәлил һәм Фатих Кәрим кадәр тирән фәлсәфә йөртүче булмады шикелле.
Бөек Ватан сугышына Ф. Кәрим өлгергән ир, шагыйрь булып китә. Тормышка, яшәүгә, көндәлек проблемаларга карата үз фикере бар, әдәбиятта инде билгеле бер дәрәҗәдә танылган. Тетрәндергеч илкүләм вакыйга нәкъ менә шундый, инде каләме чарланган әдәбият әһелләренә булдыра алганны күрсәтү мөмкинлеге бирә, әле моңа кадәр ачылып бетмәгән талантларын эшкә җигә. Ил елаганда, шагыйрьнең каләме дә сыкрабрак, хислерәк яза. Ил сөенгәндә, ул каләм гади сүзләрдән чәчәк бәйләмнәре ясый. Сугыш афәте югалту һәм табу, кайгы һәм сөенечләрне чиратлаштыра, шулар тудырган хисләрне үтә көчле итә торгандыр да.
«Ант» шигырен искә төшерик. Шагыйрьнең, үлем сүзе белән үк куркытмыйча гына, нәселе, баласы, Туган иле өчен, баскан җиреннән бер адым да артка чигенмәскә вәгъдә бирүе ул үлемнең бик якында сагалаганын күрсәтә.
«Ватаным өчен» шигырендә, дәһшәтле утка керер алдыннан, лирик мин кичергән хисләр тасвирлана. Шагыйрьне булачак бәрелеш куркытмый: аның гомере баласыныкы булып дәвам итәчәк. Ә бит бу фикер икенче бер фикерне дә тудыра: совет солдаты җиңү китереп үләчәк.
Үлем — үлем инде ул. Зур югалту дигән сүз. Кыю сугышчы да, бар матурлык кала, ди. Шуның янәшәсендә үк:

Чәчәкләргә төренеп эзем кала,
Җырым кала үткән юлымда,—

дигән юллар. Сагыш хисен сөенеч хисе белән алмаштырган юллар. Алардан соң Фатих Кәрим шигырьнең төп фикерен яза:

Үләм икән, үкенечле түгел
Бу үлемнең миңа килүе,
Бөек җыр ул — Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе.

Халык, Ватан өчен бирелгән гомернең кешенең рухи яшәвен озынайтуы, мәңгеләштерүе турындагы фикер «Сөйләр сүзләр бик күп алар...» шигырендә халык җырлары үлчәмендә бик көчле яңгырашлы итеп язылган:

Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була.

Җисми яшәүне рухи яшәүгә каршы кую, икенчесен беренчесеннән өстен санау һәм шуңа омтылу шәхеснең бөеклеген билгели дә инде.
Кеше кайчан халык күңеленә мәңгегә кереп урнаша соң? Зур батырлыклар эшләсә, аның өчен яшәсә, аның мәнфәгатьләрен һәм хәсрәтләрен чагылдырып иҗат итсә... Сугышчы, батыр исемен алу өчен, башка кешене үтерергә мәҗбүр. Кемнеңдер гомерен кыскартып, үзеңнекен озынайту булып чыга. Кеше җанын кыюны бернинди диннәр дә хупламый. Ә бит диндә дә, кешегә карата кулланылмаса да (аның җанын Алла бирә, Алла ала), зыян салганны юк итү гөнаһ саналмый. Бу ноктадан караганда, башка халыкларга үлем алып килгән фашизм юк ителергә, аңа хезмәт итүчеләр үтерелергә тиеш. Ерткычларны юк итү — гуманистик акт, ди Ф. Кәрим. «Мин — гуманист», «Немец җирендә» һәм башка шигырьләр әнә шул хакта.
Шагыйрь әле 1942 елда, җиңү таңына бик ерак чакта, «Юл» шигырен яза. Аның соңгы строфасын искә төшерәсем килә:

Кайту да юк ләкин, кавышу да,
Дошманнарны әгәр җиңмәсәк,
Данлы җиңү байраклары белән
Илнең кайгы яшен сөртмәсәк.

Илнең кайгы яше. Бер кешенең хәсрәт яшеннән җыела ул. Бер җиңү бөтен күзләрнең яшен киптерәчәк. Әгәр совет солдаты әнә шуны эшли алмый икән, аның исән калуыннан мәгънә юк. Сугыш вакытында ил бер йодрык, бер җан булып көрәшә, яши, өметләнә. Фатих Кәрим шигырьләре аша моны тою кыен түгел. Аның кайсы гына шигырен алып карасаң да, Ватанны көчле ярату сизелеп тора. Атаклы «Кыңгыраулы яшел гармун»да Фазыл:

Ватаным өчен —
Гомерем, көчем,—

дип җырлый. Ул — аның якты киләчәккә ышаныч белән сугарылган без белгән әсәрләренең берсе генә. Сюжетлы шигырьгә, яшьлек турындагы шигырьгә, җыр җырлату аша булса да, иҗатының бик кыска рәвешкә китерелгән төп фикерен кертеп җибәрә Ф. Кәрим.
Шагыйрь ялгышмый. Ил өчен бирелгән гомере бүгенге көндә дә халык тарафыннан искә алына, шул хактагы шигырьләре укыла, сәхнәләрдән сөйләнә. Ә бит мондый бәхет теләсә кайсы шагыйрьгә язмаган.
Бу язма 19 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 1790 кеше укыды

фикерләр (0)

Кызганычка каршы бу бүлектә әлегә фикерләр юк