Кәрим Тинчуринның «Американ» комедиясендә «милләтпәрвәрләр»нең чын йөзен ачу

25.04.2013
Кәрим Тинчуринның «Американ» әсәрендә яңа җәмгыятьне кабул итә алмаган, эчтән генә кабат «кеше булу» теләге белән янган кайбер адәмнәрнең чын йөзе бер төркем хәйләкәр студентлар тарафыннан фаш ителә. Үзләрен милләт Хадимнәре, аны яклаучылар дип атап, кирәк чакта аның өчен бер нәрсә дә эшләмәгән, миллилекләре, юл табып, Америкага таюда гына булган Габдуллаҗан, Мусаларның буш куыклыгы әсәр ахырында бик ачык күренә.
Бер караганда, аларны чынлыкта да милләтче дип уйларга мөмкин. Милли ашлар гына ашыйлар, милли биюләр генә бииләр, милли кияүләр генә күзлиләр...
Әнә шул миллилек атрибутларын ачыклый башласаң, көлми хәлең калмый. Болай да чын миллилекне белдермәүче, тышкы чагылышка гына караучы бу нәрсәләр дә асылда милли булып чыкмый. Дилбәрнең милли күрешүе — реверанс, бөтен халыкта булган кабартма да — милли ризык. Искәндәр аларның наданлыгыннан үзләренең сүзләре белән үк көлә. «Россиянең милли чәе»н сагынуы турында сөйли, һәрдаим миллилеккә басым ясап тора.
Башта егетләр җәмәгать хадиме кадимче Мусаның кем икәнлеген ачалар. Әлбәттә, аның Америка татарлары алдында сынатасы килми, үзен алдынгы карашлы итеп «күрсәтә». Хәтта ки балачактан ук пәрәнҗәгә каршы көрәшкән икән: әнисенең башыннан яулыгын тартып ала торган булган. Балаларча беркатлы да, аңгыра да булып күренә ул. Муса француз теле белгән кызын зур милли тәрбия алган дип саный һәм тәрбиясез, «приданлы» мулла кызларына каршы куя. Яшәсен милләт, ди мәҗлестәгеләр. Яшәсен пианино, ди Искәндәр. Монда Дилбәрнең уйный белмәве аркасында җәфаланган пианиноны кызгану гына түгел, Мусага милләт һәм пианино төшенчәләре арасында әллә ни аерма булмавына ишарәләү дә бар. Милләтче Мусаның инде шуны да аңламавын күргәч, Искәндәр, яшәсен милли туташларыбызның имән бармаклары, дип кычкыра. Комедиядә күзгә төртеп көлү, мыскыллауны да аңламаган геройлар бихисап. Алар тәрбияләгән Дилбәрнең «Әпипә»гә «Во саду ли» рәвешенчә биегәнлегенә аптырыйсы юк.
Искәндәр татарның миллилеген бертуктаусыз американнарга хас сыйфатларга каршы куя. Татарларда «милли татарлар бар», Америкада — машина, һөнәр генә... Татарлар «Әпипә» бии, американнар балет белән генә канәгатьләнә. Болай булса, бик артка калачаклар. Искәндәрнең теле әнә шундый кинаяләрдән, күпмәгънәлелектән, асмәгънәлелектән тора. Икенче төрле әйткәндә, фаш итүче геройлар «мыек астыннан» көлә.
Башка геройлар белән очрашкач, тазлыкның да — милли авыру, ат маеның, сасы иснең һәм башка тагы бик күп нәрсәләрнең миллилек галәмәте икәнлеге ачыклана.
Милләтне алга җибәрәм, дип хыялланучыларның китаплары утынлыкта ята, үзләре урыс миссионерларына сатылырга да күп сорамый. Талашкан, бәхәсләшкән чакта аларга хас бөтен сыйфатлар бер-берсе тарафыннан атала да бетә.
Милләтпәрвәрләрнең иң зур хыялы, Рәсәйдә акча эшләп, Америкага качу икәнен әйттек инде. Имеш, «мондагы тупас халыктан туйган». Хыялларын кешегә ачып салырга да курка үзләре. Инде болай да социаль хәлләре какшаган, тагын да аскарак тәгәрәмәгәйләре. Ә сиздерми генә шылсаң, яхшырак. Бәлки, Америкада полицай ясарлар, профессор урыны хәзерләгәннәрдер...
Пьеса тәмамланганда, Искәндәрләрнең ярлыкны урлап качканы беленә. Мал-мөлкәт югалды, сатып булмады, дип, спекулянтларга хас булганча борчыласы урынга, Габдуллаҗан, утны сүндерергә боера, «тегеннән булмасын», ди. Моны чекистлардан курку дип аңларга кирәктер. Әнә шундый куркаклар, наданнар, комсызлар булып чыга электә югары катлауны тәшкил иткән кешеләр.
Тискәре тип геройлар, үзләрен фаш иткән җәмгыятькә каршы көрәшәбез дип, шул җәмгыятьнең әйдәүче көчләре булачак яшь буын тарафыннан көлкегә калдырыла. «Американ» татар сәхнәсен әнә шундый «милләтпәрвәр» образлары белән баета.
Бу язма 12 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 1192 кеше укыды

фикерләр (0)

Кызганычка каршы бу бүлектә әлегә фикерләр юк