Язмышлар берлеге (Дәрдмәнд иҗаты буенча)

03.05.2013
Дәрдмәнднең тулы бер иҗатын күздән кичерсәң, аңа шәхес, милләт, ил, ватан, кешелек турында тирән фәлсәфә салынган икәнлегенә инанасың. Ул еш кына аларны аерып карамый да шикелле. Чыннан да, шәхес һәм милләт мең төрле җепләр белән бәйләнгән, бер-берсеннән аерылгысыз. Милләт тарих тегермәненә салынган. Шәхес тә аның белән бергә ваклана, үзгәрә... Мәңгелек вакытта икесе дә — бер тузан гына, әмма, болай дип әйтеп, алар язмышына битараф калырга ярамый. Өлгергән шәхес үз халкының, үз социаль төркеменең яшәешен, күргәннәрен йөрәге белән кичерә.
Хакимиятләр гел алмашынып тора. Нинди генә идарә килсә дә, милләт кулыннан нәрсәдер китә... Үз дәүләте булмаган милләт гел югалтулар белән яши. Бу бәйлелекләр турында көннәр буе сөйләп булыр иде. Без Дәрдмәнд тәхәллүсе алган Мөхәммәтзакир Рәмиев язганнарга нигезләнеп сүз йөртик.
Шагыйрьнең иҗатын мәңгелек иткән 1908 ел. Иң яхшы шигырьләргә илһам алып килгән ел бу. «Без», «Бүзләрем маналмадым», «Ни газизрәк» — болар барысы да 1908 елда иҗат ителгән, шул сәбәпле аларның идея уртаклыгына шаккатырга ярамый. Әйтерсең шагыйрь җанын гел бертөсле уйлар тырный, тынгысызлый. Бер шигырьдә ачык итеп әйтеп бетерелмәгән уй икенчесендә тәгаенләнә төшә. Аларны аерым бер эзлеклелектә өйрәнү бик мөһим.
Менә «Кораб» шигыре. Кораб символын элек буржуазияне белдерә дип аңлату өстенлек итте. Мөмкин. Теләсә кайсы кешене дә, илне дә, аерым бер төркемне дә, тагын бик күп нәрсәләрне дә, хәтта шагыйрьнең үзен генә дә белдерә ала ул, әгәр иҗатының контекстында карамасаң. Шулай булуы яхшы да. Һәркем үзе теләгәнчә, үзенә кирәк булганча аңлый икән, иҗатчы мәңгелек әсәр язган дигән сүз, ягъни универсаль шигырь иҗат иткән.
Ә без аңа салынган эчтәлекне башка шигырьләр аша тәгаенләштерик. «Ни газизрәк»не алыйк. Анда шундый юллар бар:

Ни газизрәк — бу ватанмы?
Аһ, туган каумем газиз!

Ватан сүзен шагыйрь бүген без аңлаганча кулланмый, ул аңа ил, дәүләт мәгънәсен сала. Ул туган кауме яшәгән илнең «китүенә», үзгәрүенә әллә ни борчылмый. Үзгәрешләр җилен тойганга күрә, алар вакытында милләтнең югалуыннан курка. Кеше өчен үз милләтеннән дә изгерәк нәрсә булмаганлыгын раслаучы шигырь бу. Димәк, алдагы шигырьдә дә шагыйрь әнә шул диңгез дулкыннарына ыргытылган милләте өчен кайгырган булып чыга. Милләтнең кайсы юлдан китәргә, кемнәрдән үрнәк алырга белми аптыраган чагы. Үз дәүләтчелеге юк, гел башка халыклар торгызган дәүләтләргә карап яшәгән көне. Шагыйрь хәле дә шундыйрак... «Без» шигырендә дә шушы ук фикер аерым бер юнәлештә үстерелә. Гасырлар дәвамында илләр гел алмашынып тора, ди шагыйрь. Әмма татар шагыйренә нәкъ менә үз милләтенең юкка чыгуы, үз иленең бетүе кызганыч. Алар икесе бергә генә яши ала.
«Бүзләрем маналмадым»да тагын туган иленә, милләтенә гашыйклыгы, аның язмышы өчен борчылуы турында сөйли Дәрдмәнд. Монда да үкенечле аһәңнәр, өметсезлек хисе өстенлек итә. Халык өчен яшәгәннәргә сан юк, аларны бәяләү юк. Милләтнең үзендә юаныч бирер нәрсәләр, сәбәпләр бөтенләй күренми: аның мәңгелек яшәешен тәэмин итәрлек әбелхәят чишмәләре акмый, аны терелтерлек зәмзәм сулары табылмый...
Без, язмышлар берлеге, дидек. Бәхетсез язмышка дучар ителгән милләтпәрвәрнең дә, аерым шәхеснең дә яшәве өметле, күз яшьсез була алмый. «Бүзләрем маналмадым» шигырендәге лирик мин өметсезлеккә дучар ителгән бер ялгыз җан кебегрәк күз алдына килә:

Мин өмиднең сул кулыннан
Бер сынык нан алмадым.

Хәтта уң кулга да өмет итми лирик каһарман. Кавышу, мәхәббәт хисләре булмаса да, түзәр кебек әле. Ә менә милләт өчен янып та, аның тарафыннан бәяләнмәү аның күңелен рәнҗетә. Ил үз улын үзенә гашыйклыгы өчен кимсетә:

Әйттеләр, кем, бер бәхетсез
Илгә гашыйксың, фәкыйрь.
Бер кызардым, бер бузардым...
Ни таныйм — танапмадым.

Шагыйрь, милләтпәрвәр, халкына бөтен байлыгын биргән прииска хуҗасы, мәктәпләр ачкан мәгърифәтче, журналлар чыгарган журналист... Хәтта аның да язмышы, шигырьләренең язмышы, хезмәтенең язмышы, ил язмышы белән бик тыгыз бәйләнгән. Шунысы сөенечле: Дәрдмәнд иҗаты бүгенге көндә нәкъ менә милли сыйфатлары, милли фикерләре өчен бик югары бәяләнә.
Бу язма 14 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 1775 кеше укыды

фикерләр (0)

Кызганычка каршы бу бүлектә әлегә фикерләр юк