Гаяз Исхакыйның башлангыч чор иҗатында мәгърифәтчелек карашлары

05.05.2013
Г. Исхакыйның «Тәгаллемдә сәгадәт»е — язучы иҗатында төп герой тулы бәхеткә ия бердәнбер әсәр. Экспозициядә үк без баланың да, әнисенең дә уртак теләк белән януын күрәбез: Хәлим, укып, зур кеше булырга тиеш. Һәм бу теләкләр хәтта артыгы белән дә тормышка аша.
Әсәр башыннан ахырына кадәр мәгърифәтчелек идеяләре белән сугарылган. Андагы төп фикер түбәндәгедән гыйбарәт: кешенең ирешә алган теләсә нинди зурлыктагы бәхете белемгә бәйле. Бу идея инде әсәрнең исеменә үк салынган. Алай гына да түгел, инсанның белеме никадәр зур, үзе нихәтле камил, бәхете дә шуңа бәрабәр. Моны аңлаган әнисе Хәлимне кечкенә мәдрәсәгә бирү белән генә канәгатьләнмичә, танылган, тирән белемнәр бирә торган уку йортына илтмәкче. Болай эшләгәндә, Хәлимнән бигрәк тә зур кеше чыгар кебек тоела аңа.
«Тәгаллемдә сәгадәт»тә шәкерт Гаяз ачыктан-ачык күренә: ул әлегә дөньяны галимнәргә, мужикларга бүлеп карый һәм, дөньяның кендеге итеп, шуларның беренчеләрен исәпли.
Хәлимгә бер генә кеше дә белем алу юлында аяк чалмый. Ни өчен? Иң беренче чиратта, баладагы көчле теләкләр башкалар да бәяләрлек. Байлар аңа укырга барырга акча бирә. Нәкъ менә зур ихтыярлы, омтылышлы, тырыш булганга, ул гел алдынгылар рәтендә йөри, рус, гарәп, фарсы, төрек телләрендә сөйләшергә өйрәнә.
Укымышлы егетне, артык иркен тормышлы булмавына карамастан, Казан байлары кияү итәргә атлыгып тора. Хәтта үзләре үк яучы җибәрәләр. Инде килеп, ярәшеләчәк кызы Маһирә шушындый мәртәбәле кешене алдарга теләми. Укый-яза белүе аны да уңайсыз хәлдән коткара: ул Хәлимгә, яраткан кешесеннән алданган булуын белгертеп, хат яза. Мәгърифәтле кызлар шулай туры сүзле, кешелекле икән, дип уйлап куясың.
Шушындый четерекле вакыйгалардан соң Хәлим Габдрәхим хәзрәт кызын кияүгә алырга уйлый. Үзара хат алышалар, өйләнешәләр. Бәхетле гомер кичерәләр. Белемле булу аркасында, һәр проблема геройлар тарафыннан уңай хәл ителә. Маһирәне алдаган Фатих та аңа бары тик әлегә яучы җибәрә алмаганга гына өйләнмәгәнлеген әйтеп хат яза, кияүгә чыкмыйча торырга куша.
«Тәгаллемдә...»дә тискәре геройлар юк. Башкалардагы кебек уңай яклары кычкырып тормаган атасы да, кешеләр Хәлимгә тарафдар икәнлекне күргәч, аңа юллык акча бирә.
Гаяз Исхакыйның бу әсәреннән, баланы мәгърифәтле ата-ана тәрбияләргә тиеш, дигән фикер дә чыга. Әгәр Хәлимнең әтисе дә, әнисе дә аның язмышына битараф калса, ул дөньялыкта бер нәрсәгә дә ирешмәгән булыр иде. Язучы бигрәк тә аналык вазифаларын иң югары мәртәбәгә күтәрә. Баланы кеше итү — ананың иң зур бурычы, ди.
«Бай углы» романының төп герое булган Кәрим — шулай ук ата-анасының бердәнбер баласы. Аның үз бәхетен булдырырга бөтен мөмкинлекләре бар, Хәлим кебек, чит кешеләр ярдәменә һич мохтаҗ түгел, әмма ул игелексез, эшлексез, паразит тормыш алып баручы булып җитлегә.
Геройның ялгыш юлга басуына, мәгърифәтчеләргә хас булганча, әсәрдә ике фактор сәбәп итеп карала. Аның берсе — гаиләдәге тәрбия, икенчесе — мәдрәсә йогынтысы, геройны чолгап алган кешеләр тәэсире.
Дөресен генә әйткәндә, Кәрим турында, ниндидер яхшы тәрбия күргән, дип булмый. Иң беренче чиратта, төрле имеш-мимешләр югарылыгында гына фикер йөртүче, эгоист, тулысынча Сәхилә карчык йогынтысындагы әнисенең иркәләүләре, үз баласының тәрбиясен, белемле кешеләргә тапшыру мөмкинлекләре булса да, надан, бозык Фәхригә йөкләве, озак көттермичә, беренче тәрбияви җимешләрне китерә дә. Малай, ниһаять, тартырга, эчәргә, урлашырга өйрәнә.
Ата-ана, башкалар йогынтысы астында, яхшы мәдрәсәгә биреп, аны бозыклыклардан арындырырга була. Баштарак белем алуга дәртләнеп киткән балада уңай сыйфатлар да күренгәли башлый. Арага тагын Сәхилә карчык килеп керә. Шакый мәхдүмгә күчерелгәч, малайның уянып килгән теләкләре дә сүнә.
Кәримне коткарыр өчен, соңрак икенче омтылыш та ясала: аңа тырыш, белемле, әдәпле кыз Бәдрияне хатынлыкка алалар. Эш кенә узган икән: Кәрим яман чирләреннән арына алмас хәлгә килгән. Ахыр чиктә ул, фәхишә кызлар өчен бәхәскә катнашып, башка берәүнең үлеменә сәбәпче була һәм кулга алына. Шушы хәлләрдән соң Фатих байлар гаиләсе бөлгенлеккә төшә, үзләреннән бернинди яхшылык күрмәгән Бәдрия кулына кала.
Анасының уңай тәрбиясен алган, белемле Рифгать атасы Кәримгә нәкъ капма-каршы холыклы ир булып өлгерә. Әбисен, гаиләсен, әнисен үз канаты астына ала.
Автор «яманлык һәм яхшылык» концепциясен нәкъ мәгърифәтчеләрчә чишә. Явызлык җәзасын таба: Фатихның бала тәрбиясенә тотылмаган байлыгы юкка чыга, Кәрим үлә... Яхшылык та җирдә ятмый: Бәдрия үзенең чиста күңелле икәнлеген кешеләр каршында раслый, улына тиешле белем, тәрбия биргәнгә, киләчәктә үзе аның тәрбиясен күрә.
Бу язма 20 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 1881 кеше укыды

фикерләр (0)

Кызганычка каршы бу бүлектә әлегә фикерләр юк