Сәгадәт — бәхет дигән сүз (Г. Исхакыйның «Теләнче кыз» әсәре буенча)

05.05.2013
Гаяз Исхакый иҗат иткән «Теләнче кыз» әсәренең беренче кисәгенә салынган эчтәлек түбәндәгедән гыйбарәт: әтисе белән әнисенә бердәнбер бала булган Сәгадәт исемле кыз, тормышның бөтен матурлыгын татып, шактый гына белем дә алып, әллә ни кайгылар күрмичә, ата-ана йортында үсә. Ачлык елда аларның гаиләсе шәһәргә күченергә була, тик яңа тормыш Сәгадәтләргә ачык йөз күрсәтми. Әтиләре гаиләне тәэмин итәрлек эш тапмый, бераздан үлеп үк китә. Озакламый әнисе дә вафат була. Сәгадәт, шулай итеп, ярдәмчесез кала, хәерчелеккә төшә. Зәкать өләшү көннәренең берсендә байбәтчә Габдулладан алданганнан соң, аның тормышында тагын да караңгырак көннәр башлана. Тамак туйдыру чарасы калмагач, ул фәхишәләр йортына килеп эләгә.
Авылда бозыклыклар күрмичә, тиешле белемне дә алып үскән кыз бәхетсезлегенә нәрсә сәбәп булды соң? Үзе тырыш, төскә-биткә дә чибәр югыйсә. Исеме дә, бәхетле булсын дип, мулла кызыныкына охшатып һәм бәхеткә юрап кушылган... Ата-анасының да хәер-фатихасын алган ул.
Сәгадәтне бәхетсезлеккә илткән сәбәпләр күп төрле булса да, язучы аның социаль чыгышына аеруча басым ясый шикелле. Алай булмаганда, ул аны мулла кызы янәшәсенә куймас, аның белән иңгә-иң үстермәс тә иде.
Тышкы кыяфәтләрендәге аермалыклар да нәкъ менә кызларның килеп чыгышына бәйле. «Мулла кызы Сәгадәт яшьтән үк шыгырдавыклы читек-кәвеш кигәндә, безнең Сәгадәтнең үз тәпиләренә башка аяк киеме дә юк иде». Мулла кызы кебек, идәннән түшәмгә җитәрлек көзгеләрдән бөтен килеш-кыланышларын төзәтми ул, өстәлгә куйган ачык күрсәтә торган көзгедә генә төсен-башын карангалый. Ул көзге дә — үткән ел кияүгә киткән күрше кызының кияү бүләге генә.
«Мулла кызы башына тәңкәле калфак киеп үсә иде. Әмма безнең Сәгадәткә ситса яулык та күптән түгел генә башын урата башлаган иде».
Сәгадәт мулла кызы алган белемнәргә үз көче, тырышлыгы, табигатьтән килгән зиһенлеге аркасында ирешә. Белем алу бәрабәренә абыстайның йорт эшләрен башкарырга да әзер тора. Мулла кызы исә крестьян тормышының бер генә михнәтен дә тоймый, ата-анасы кочагында иркәләнеп яши. Ил кичергән ачлык та алар гаиләсенә янамый, туган нигезләрен ташлау хаҗәте юк.
Шул ук вакытта Сәгадәт күргән бәхетсезлекләрнең башка сәбәпләре дә юк түгел, Гаяз Исхакый аларны социаль тигезсезлеккә генә дә кайтарып калдырырга теләми.
Икенче сәбәпләр арасында ата-аналарның балаларына карата вазифалары бар. Язучы Сәгадәтнең әтисе Шәрип абыйны тупас, уйсыз, ваемсыз итеп тасвирлый. Ата кеше ялгышын, соңарып кына, үзе дә аңлый. Табигатьтән килгән кирелеге, бернәрсәне дә уйлап эшләмәве, киләчәге турында бик нык кайгыртмавы өчен, Сәгадәт әтисенә үпкәләми, моны бик табигый кабул итә. Шәрип абзый гел начар түгел, ул — намаз-ниязлы, кешеләргә зарарсыз карт. «Куштан булып, ил ашап йөрми», — ди аның турында язучы. Геройны бу яктан тасвирлау серләр яшеренгән пәрдә читен дә бик аз гына күтәрә.
1897 елгы ачлык Шәрип абзыйның кечкенә гаиләсе өчен алай ук авыр булып тоелмаса да, кеше сүзенә карап, ул да Казанга күченә. Хөсниҗамал әби белән Сәгадәт аның кирелеген берничек тә җиңә алмый.
Трилогиянең икенче кисәгендә без фәхешханәләргә эләккән кызларның наданлык корбаннары булуы турында юллар укыйбыз. Монда бөтен милләткә хас наданлык турында фикер йөртә әдип. Шул ук вакытта, укып кына да, асраулыкка урнашып та, милләтең чирле калганда, фәхештән котылам димә! Байлар һәм ярлылар булганда, беренчеләре икенчеләренең, һичшиксез, корбанына әвереләчәк.
Икенче кисәктә Габдулла, акланырга сәбәпләр эзләп маташса да, Сәгадәтнең бәхетсезлегенә гаепле кеше итеп, үзен саный башлый. Мансур сөйләгәннәр, фәхешханәдә күргәннәр аны моңа тәмам ышандыра.
Сәгадәт тормыш төбенә төшүенә бераз гына үзе дә гаепле. Тумыштан да хисле кыз, беркатлырак кыз ул. Булачак яры, ире турында хыяллар кора. Тормыш исә бөтенләй башка, ул уйлап тапмаган шартларда аның күңелендә мәхәббәт уты кабыза. Бу мәхәббәт аны тагын да бәхетсезрәк итә.
Дөрес, без, икенче китапны укыгач, Сәгадәтнең Габдулла белән кушылуын күрәбез. Егет үзенең гаебен таный һәм кыз янына килә. Соңыннан алар тагын да катлаулырак тормыш юлы узачаклар, бөтенләй безгә таныш булмаган яклары белән ачылачаклар. Ә без, нигездә, беренче китапка таянып сүз йөрттек һәм әлегә Сәгадәтнең бәхеткә ирешмәгән бер героиня икәнлеген күрдек.
Бу язма 19 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 3061 кеше укыды

фикерләр (0)

Кызганычка каршы бу бүлектә әлегә фикерләр юк