Безнең авыл

15.01.2012
Татарстан җиренең иң матур ягын күрәсегез килсә, безнең авылга килегез. Мин авылыбызның бөтен матурлыгын сөйләп тормыйм. Шагыйребез Г. Тукай әйтмешли, "уйласам авылымны, гакълымнан да мин хәзер шашам" ("Шүрәле"). Авылымның искиткеч бер урыны турында гына сөйлисем килә. Мондый гүзәллекне сез башка бер җирдә дә таба алмассыз. Ул − безнең авылдан ике чакрым чамасы ераклыктагы күл. Аны безнең авыл халкы Мүкле күле дип йөртә. Гадәттә аның "күле" сүзе төшеп кала. "Мүклегә барам, Мүкледә коендым..." дип кенә сөйләшәләр.
"Күлләр күп инде ул, безнең авылда да бар", − диярсез. Бардыр, әмма безнеке кебеге юк. Күлебез урман буенда көзге кебек ялтырап ята. Күлгә үзен чорнап алган урманнардан сукмаклар сузылган. Суы искиткеч чиста, йомшак. Кер юам дисәң, сабын да кирәкми: чип-чиста итә. Болары да гаҗәп түгел әле. Андый күлләрне дә очратырга мөмкин. Иң гаҗәбе − күлнең уртасында утрау бар. Ә утрауда, суда коенып чистарып чыккандай, ап-ак каеннар үсеп утыра. Утрау ел саен диярлек урынын алыштыра. Җил аны төрле якка этеп чыгара. Утрау үзе дә гади түгел: анда мүк җиләге үсә. Элек авылым кешеләре, өй салганда, утраудан мүк чыгарганнар. Бәлки күлнең исеме дә шуннан калгандыр. Күл турында авылым кешеләре бик күп хикәятләр сөйли. Мин дә бик күп сөйли алыр идем. Менә кайда ул чын гүзәллек!
Бу язма 44 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 4272 кеше укыды

фикерләр (7)
Аноним
16.10.2012 7:13:4

ВАУУУУ

Аноним
15.01.2014 10:5:29

рахмат бик зур

Аноним
29.01.2014 14:39:39

Бик зур рэхмэт,мина бик булыштыгыз,гел минем авылым турында суз барган шикелле

Аноним
11.02.2014 14:26:2

Сочинениялэр китабында нэкъ мондые бар!)

Аноним
20.02.2014 16:33:32

"Сочинениялэр китабында нэкъ мондые бар!) "Плагиат!(Матур эш тугел!((((

Аноним
24.04.2015 17:35:52

сочинение класс"

Аноним
17.02.2016 12:18:18

сочинение да яза белмим!!!! мин ТУПОООООООООООООООООООООООООООООООООООООООООООООООЙ