Табигатьне саклагыз

15.01.2012
"Табигатьне саклагыз!" Бу сүзләрне без бик еш ишетәбез. Әмма, аларның чын мәгънәсен без аңлап бетерәбезме икән? Һәрвакытта да аңлап бетермибез шул. Ә бит бу сүзләргә киләчәгебез турыңда зур мәгънә салынган.
Туган як табигате − чиста һава һәм экологик яктан чиста ашамлыклар гына дигән сүз түгел әле ул. Ул − Туган илебезнең матурлыгы да, җаны да. Туган илебезнең чиста сулы елга һәм күлләрен пычрату, очсыз-кырыйсыз урманнарны бер мәгънәсез кисеп бетерү, химия заводларының агулы газлары белән чиста һавабызны бозып бетерү, хәрби уеннар вакытында туфракны һәм һаваны агулау, авиация ягулыгының агулы калдыклары − болар әле хәзерге цивилизациянең туган ягыбыз табигатенә салган зыянының бер өлеше генә. Табигатьне пычратучылар белән көрәшне без бүгеннән үк башламасак, берничә дистә елдан соң, бөтен тереклек көеп беткән чүл уртасында калуыбыз бар бит. Ул вакытта инде противогаз кимичә сулап та булмас, радиациядән саклый торган скафандрлар киеп яшәвебез дә бик ихтимал. Бу инде ниндидер фантаст язучының пессимистик уйдырмалары түгел, бу турыда фәннең төрле өлкәләрендәге атаклы белгечләр − биологлар, экологлар, химиклар, астрофизиклар, метеорологлар безне хәзер үк кисәтә.
Ә бит әле туган як табигате ул − калкулыктагы кипкән печән эскертләре арасындагы каен агачлары да, тынлык һәм хуш исләр белән тулган чыршы урманы да, иң кызу җәй көннәрендә дә салкын һәм көмештәй саф сулы күлләр дә, кечкенә генә инештән башлап, зур елгага таба ыргылучы елгачыклар да.
Әйдәгез, туган табигатебезне саклыйк, һәрберебез, булдыра алганча, табигатьне саклыйк, һәм безнең барыбызның да тырышуларыннан кешелекнең хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә табигатькә карата начарлыклары кимер. "Миннән соң су басса да ярый" дигән принцип белән яшәргә ярамый. Минем фикерем шундый һәм ул шагыйрь Ә. Баянов фикерләре белән аваздаш. Ул үзенең "Сәяхәтнамә" поэмасында болай ди:
Атом кебек шартлап, үкереп түгел,
Тавыш-тынсыз атлый һәлакәт.
Һаман итәр яшереп хәрәкәт ул,
Бакчабызның кадерен белмәсәк без,
Саклый белмәсәк.
Бу язма 248 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 17727 кеше укыды

фикерләр (42)
Аноним
10.05.2012 7:20:34

бик яхшы эчтэлекле фикерлэр ярдэм итте.

Аноним
26.05.2012 3:22:10

разиля белэн килешэм.

Аноним
11.10.2012 6:33:35

мина экологик проблемалар турында кирэкми, туган якнын табигате турында инша кирэк

Аноним
22.11.2012 1:51:28

шеп мина бишле

Аноним
28.11.2012 5:24:44

бик шәп инша!

Аноним
03.12.2012 9:55:53

бик яхшы инша.

Аноним
06.12.2012 11:4:35

Нормально!!!

Аноним
17.01.2013 6:24:55

нормиккк!!!!!))))))

Аноним
23.01.2013 4:0:57

Эйбэт инша)

Аноним
14.02.2013 10:46:52

Хэллэр ничееееееееееееееекЗ)))

Аноним
14.02.2013 10:46:53

Хэллэр ничееееееееееееееекЗ)))

Аноним
14.02.2013 10:46:54

Хэллэр ничееееееееееееееекЗ)))

Аноним
27.02.2013 10:21:39

нууууу бара инде))))

Аноним
12.03.2013 1:57:38

Рәхмәт һеҙгә,татар дуҫтарым!

Аноним
19.03.2013 4:35:59

бик яхшы)

Аноним
20.03.2013 7:1:41

Бик әйбәт инша! Рәхмәт сезгә!

Аноним
21.03.2013 9:2:12

Бик әйбәт инша! Рәхмәт сезгә!

Аноним
21.03.2013 9:3:22

Бөтен кеше бу иншаны язса, яхшы булмас

Аноним
28.03.2013 2:25:17

Алина, ярар син язмассың

Аноним
01.04.2013 7:49:52

Бу заебись инша

Аноним
01.04.2013 9:7:24

Бик әйбәт инша. Миңа бик ошаган

Аноним
03.04.2013 6:7:34

бик зур рэхмэт,бик каты булыштыгыз!!:)

Аноним
07.04.2013 2:6:1

яхшы инша

Аноним
07.04.2013 11:2:6

Бик эйбет инша, 5 алам

Аноним
08.04.2013 23:51:44

Бик якшы инша !

Аноним
19.04.2013 8:53:38

мина ошады, зур рэхмэт сезгэ.

Аноним
20.11.2013 16:56:47

шэп!рэхмэт бик зууууууур********

Аноним
18.12.2013 13:44:54

шэп!!!!! бик зур рэхмэт

Аноним
16.02.2014 8:0:31

шэээп!

Аноним
11.03.2014 4:22:51

Заебцом))

Аноним
11.03.2014 4:28:41

Заебцом))

Аноним
11.03.2014 4:29:58

Былмаганда ярый

Аноним
28.04.2014 14:32:6

рахмат))

Аноним
26.10.2014 7:4:4

Фуууууууууууууууууууууууууууууууууу

Аноним
26.10.2014 12:11:22

шаппппппппппппппппппппппппппппппппппп

Аноним
12.11.2014 12:20:57

Класс

Аноним
04.12.2014 11:55:57

Минем сенлемя бик булыштыгыз

Аноним
07.01.2015 7:49:17

ничэнче класс очен сон бу??

Аноним
11.02.2015 13:58:7

рэхмэт бик зур !!!! иншагыз очен биииик зур

Аноним
14.04.2015 12:18:8

Бик яхшы инда булды буу.Әйбәтләп яздым.

Аноним
12.05.2015 13:16:27

Безгэ плакатлар тотып чыгарга кирэк иде.Э мин анда ни сойлэргэ дэ белмэдем,чоннки безнен йореш табигатне саклауга багышланган иде.Бу инша мине бик яхшы коткарды.....Хэзер мина шуны тагын бер сойлэргэ кушттылар.Рэхмэт сезгэ...)))****

Аноним
06.12.2015 14:37:21

эйбэт булган