Белем − якты нур

15.01.2012
Белем алырга теләмәгән кешенең тормышы кыргый кеше тормышына охшаган: банан күрдең дә өзеп алдың − ашап бетердең, ә иртәгә нәрсә булыр − мөһим түгел. Шундый кыргый кешеләргә охшамас өчен, белем алырга омтылырга, аны үзеңә сеңдерә белергә кирәк.
Элегрәк, кечерәк чагымда, мин үзем дә белемнең әһәмиятен аңлап бетермәгәнмен. Ипине агачта үсә дип уйлый идем шул. Әмма, үсә төшкәч, тормышта белемсез бернинди дә файдалы эшләр эшләп, максатка ирешеп булмаслыгын аңладым. Белем алмыйча, һөнәрле дә, акыллы да булып булмый. Тормышны дөрес, матур итеп төзү өчен, белем кирәк. Мин шуңа төшендем.
Белем − яктылык, тормышыбыз яхшырак һәм баерак (матди һәм бигрәк тә рухи яктан) булсын өчен, безнең яшәеш юлыбызны гел яктыртып торучы нур ул.
Безнең халкыбыз белемле кешегә зур бәя биргән, олылаган, хөрмәтләгән. Бу турыда халыкның күпсанлы мәкаль-әйтемнәре дә сөйли. "Белемсез − берне, белемле меңне егар", "Белгәнгә − якты, белмәгәнгә караңгы", "Белем − бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы", "Белемнән зур хәзинә юк" ише мәкальләр халкыбызның белемгә булган карашын күрсәтәләр. Бу мәкальләр бүген генә тумаганнар. Димәк, кешеләр борынгы заманнарда ук белем алуның кешелек язмышында тоткан олы ролен аңлаганнар. Бу урында 18 нче йөз шагыйре Г. Утыз-Имәни шигырен китереп үтәсем килә:
Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә,
Баш иярләр һәрвакыт белемлеге.
Бу язма 73 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 3582 кеше укыды

фикерләр (9)
Аноним
13.02.2013 10:35:48

Зур рахмат иншп очен =))

Аноним
24.09.2013 8:18:27

БИК ЭЙБЭТ

Аноним
12.11.2013 11:58:47

Бик рэхмэт!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!

Аноним
28.09.2014 16:20:27

Бик эйбэт сайт,рэхмэт.

Аноним
09.10.2014 11:29:59

Рэхмэт

Аноним
09.03.2016 7:21:5

капис. начар! нам ни панравился!!!

Аноним
09.03.2016 7:23:13

инша очинь хароший но я ничево ни панела

Аноним
09.03.2016 7:23:22

Бик шэ инша0мина бик булышты)начар дип язы\учылар узлэре яхшы язалармы?критиклар утыра ачу китереп

Аноним
09.03.2016 7:25:30

Фидания, бет белдек ти утырмагыз! инша ботен жирдэ дэ бер ук!!!