Походта

15.01.2012
Бервакыт без сыйныфыбыз белән походка чыктык. Чыгып киткәндә, көн матур иде. Әмма, без бер аланлыкка туктап, ашап алырга әзерләнгәндә генә, көн бозыла башлады. Башта кечкенә генә күренгән болытлар берзаман кабарып, каралып киттеләр, яңгыр исе таралды. Без палаткаларны корып та бетерә алмадык, коеп яңгыр ява башлады. Яңгыр башлангач, мин учак ягарга булдым. Учак ягу авыр эш түгел үзе. Көн коры булып, утын коры булса, аны мин "бер" дигәнче ягып җибәрәм. Әмма яңгыр астыңда, бөтен утыннар юеш булганда, ничек ягасың иңде аны. Юеш утыннар берничек тә янып китә алмады, тик пыскып утырдылар. Малайлар учак ягуның төрле ысулларын өйрәтә башлады. − Бензин кирәк, − диде берсе. − Каен тузы кирәк, − диде икенчесе. Әмма боларның берсе дә юк иде бездә. Шунда мин мәктәп укытучыбыз Илшат Зөфәровичның өйрәткөнннөрен искә төшердем дә, ерак түгел генә үскән чыршы агачларына таба киттем. Нәкъ шулай, укытучы өйрәткәнчә, чыршы агачының аскы ботаклары астында җир коп-коры иде, ботаклар үзләре дә бераз гына чыланган. Малайлар белән шулай чыршының аскы ботакларын кисеп учак ягып җибәрдек. Күңелле уйнаган учак ялкыннары безгә тиздән кайнар чәй һәм җылы аш булачагын хәбәр итә иде. Укытучыны игътибар белән тыңларга кирәклекне мин тагын бер кат шунда аңладым.
Бу язма 44 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 1521 кеше укыды

фикерләр (6)
Аноним
18.01.2013 9:27:19

бик файдалы хэм шэп инша!

Аноним
18.01.2013 9:28:44

рэхмэт матур сочинение!♥

Аноним
23.01.2013 6:57:41

бик матур рэхмэт

Аноним
01.02.2015 14:10:04

минэ татар телендэ кирэк(((((((((

Аноним
02.02.2015 13:48:46

рэхмэт матур сочинение!!!

Аноним
17.01.2016 10:48:08

аааааааааааааааааааааааааааааааааааааааааааааааааааааааааааааа

Соңгы яңалыклар
Яңа дизайн
01.02.2013
Менә шулай итеп бездә яңа дизайнга күчтек. Элекегесенә караганда монысы уңайлырак булыр дип уйлыйм и... укырга
Соңгы фикерләр
Аноним
бик матур язылган** укырга
Аноним
бик эйбэт инша укырга
Аноним
бик әйбәт инша укырга
Аноним
рахмат бик матур язылган.мина ярдам итте инша язырга!) укырга
Статистика
Иншалар : 313
Фикерләр : 2608