Кешеләрдәге матур сыйфатлар

15.01.2012
Кеше һәр яктан да матур булырга тиеш. Әгәр дә тышкы яктан кеше чибәр булып, эчендә начар уйлар булса, ул инде яхшы кеше булмый. Кешелеклелек, шәфкатьлелек, изгелек, ягымлылыкны мин кешедәге иң матур сыйфатлар дип атар идем. Бөек шагыйрь Муса Җәлил дә:
Көчлелегең белән горурланма!
Кешелегең белән горурлан! −
дип яза үзенең "Бер үгет" шигырендә.
Кешелекле, мәрхәмәтле, сабыр булу, кешеләргә авыр чакларда ярдәмгә килү − һәркемгә дә кирәк сыйфатлардыр, минемчә. Шулай ук, түземлелек, хезмәт сөючәнлек кешенең кешелеклелеген дә, дәрәҗәсен дә арттыра.
Әгәр син кешеләрне яратмасаң, кеше кайгысын уртаклаша, аңлый белмөсөң, әгәр дә син чынлап торып дуслаша белмәсәң һәм дусларың булмаса, кесәңдә акчаң күп булудан үзең өчен дә, башкалар өчен дә бернинди файда юк. Надан, чикләнгән, сәнгатьне аңламаучы һәм яратмаучы кеше булып калгансың икән, кыйммәтле машинаң булудан, кыйммәтле урындагы бассейны һәм теннис кортлары булган зур коттеджларда яшәвеңнән ни мәгънә һәм файда?! Син, бу очракта, көтмәгәндә баеп киткән һәм үзен бик акыллы дип санаган бер хайван, ә дөресрәге мактанчык маймыл гына.
Кыйммәтле җиһаз җыю, байлык артыннан куу белән шөгыльләнмәскә, ә үзеңнең эчке дөньяңны баетырга, белемеңне һәм уңай сыйфатларыңны арттырырга, ихтыяр көчен ныгытырга, чын дуслар табу һәм үзең дә чын дус булырга өйрәнергә кирәк. Шулай булса, вакыт узу белән барысы да килер: матди байлык та, тормышның төрле шартларына бәйле булмау да, үз-үзеңне яклый белү дә.
Әлбәттә, минем уй-фикерләрем бераз буталган. Хәзергә үземнең акылымны һәм характерымның уңай сыйфатларын камилләштерергә һәм үстерергә икәнлеген, ә калган нәрсәләрнең аннары килерен аңласам да, мин бит юллар чатында торам. Ләкин шунысы бәхәссез: күркәм сыйфатларга ия булганда гына кеше җәмгыятьтә, тормышта үз урынын табар!
Бу язма 103 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 7049 кеше укыды

фикерләр (18)
Аноним
10.12.2012 11:23:23

бик матур

Аноним
01.02.2013 4:59:30

рэхмэт кешегэ кем язды бу сочинение бик нык рэхмэт

Аноним
20.11.2013 15:26:33

Бик матур

Аноним
08.12.2013 11:39:7

Сочинение (гаилэмнен матур гадэтлэре) на татарском

Аноним
09.12.2013 14:32:47

рэхмэт

Аноним
21.11.2014 13:26:53

рэхмэт зур итеп мина 5 куйбылар

Аноним
22.11.2014 15:35:35

рэхмет

Аноним
22.11.2014 15:35:35

рэхмет

Аноним
07.12.2014 12:6:41

Бик матур,мина 5 куйдылар

Аноним
17.12.2014 14:14:30

зур рэхмэт

Аноним
18.12.2014 16:38:24

рэхмэт. бик шэп булган

Аноним
19.02.2015 16:27:17

рахмат

Аноним
26.02.2015 19:19:55

эйбэт

Аноним
26.02.2015 19:21:1

сука яхшы белэт) юк белэ мин робот

Аноним
02.03.2015 14:29:2

шэпский

Аноним
02.03.2015 14:29:2

шэпский

Аноним
18.11.2015 14:5:15

ЗАЕБИСЬ НАХУЙ БУТЬ ПРОКЛЯТ ТЫ МНЕ 2 ЗА ЧЕТВЕРЬТЬ ПОСТАВИЛИ И НА ГОД ОСТАВИЛИ В 5 КЛАСС!

Аноним
18.11.2015 14:5:41

РЯХМЯТ ЗУР ИТЕП