Батырлык

15.01.2012
Безнең заманда кешеләр батырлык эшләргә атлыгып тормыйлар. Ни өчен икәнен дә белмим. Мин һәрвакыт батырлык кылган кешене күрәсем килде. Ләкин әлегә кадәр очрата алмаган идем. Хәзер андый кешене беләм. Ул − минем күршем Булат.
Без ишегалдында уйный идек. Кызлар скакалка сикерәләр, малайлар туп уйный. Кинәт эт өргән тавыш ишетелде, һәм без үзебезгә таба йөгереп килгән зур бер эт күрдек. Ул бик усал иде. Бу этне мин бик яхшы беләм. Ул шундый усал, аны хуҗасы да урамга авызлык киертеп кенә алып чыга. Ә ул әнә бүген бавын өзеп качкан.
Эт туп-туры Камиләгә таба чаба иде. Камилә куркуыннан калтырый башлады һәм елап җибәрде. Шунда котырган этнең каршына Булат сикереп чыкты. Аның кулында нечкә чыбык кына иде. Тик Булат аның белән эткә шундый итеп кизәнде, эт шүрләп калды. Шунда бөтенләй без көтмәгән хәл булды. Усал, көчле эт туктады һәм... куркуыннан койрыгын кысып качып китте.
Без барыбыз да Камилә белән Булатны чолгап алдык. Алар икесе дә агарынган, күзләрендә яшь иде. Әмма алардан берәү дә көлмәде. Мин аларга карадым да, үзем дә шулай эшли алыр идемме икән, дип уйладым. Шулай эшләгән булыр идем, мөгаен.
Шул көннән башлап, без Булатны иң көчле һәм батыр малай дип саныйбыз. Ә мин шундый күршем белән горурланам.
Бу язма 115 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 14589 кеше укыды

фикерләр (23)
Аноним
04.04.2013 13:59:47

Презентаця кирэк

Аноним
09.12.2013 16:20:40

эйбэт булган бу тырышырга кирэк эгэр шулай барсагыз ботен сайтыгыз шэп булыр

Аноним
24.01.2014 16:34:3

фуфло

Аноним
25.01.2014 19:53:52

нык шэп инша рэхмэт язучысына

Аноним
02.02.2014 11:28:52

мин робот тугел

Аноним
02.02.2014 11:31:16

мина 5 ле куйдылар

Аноним
02.02.2014 11:33:19

мина 5 ле куйдылар ура ууууууууууууууууууууууууррррррррррррррррррррррррррррррррррррраааааааааааааааааааааааааааааааааааааааа

Аноним
21.02.2014 20:33:2

мина нэни солдатнын тапкырлыгына инша кирэк

Аноним
21.02.2014 20:34:20

мина буген ук кирэк тизерэк рэхмэтемне алдан эйтэм

Аноним
27.02.2014 20:53:4

яхшы...бик яхшы

Аноним
11.03.2014 21:0:49

Мина ошады:) Рэхмэт бик зур, бик булышты:)

Аноним
18.03.2014 20:31:45

ах эгэрдэ сез "нэни солдатнын тапкырлыгы дигэн сочинение да эшлэсэгез мин сезгэ бик рэхмэтле булыр идем

Аноним
03.05.2014 18:38:49

мина ошады

Аноним
18.11.2014 16:14:31

кирэкми

Аноним
18.11.2014 19:16:29

Тирэн тамырлар темасына инша кирэк пож- та

Аноним
23.01.2015 19:49:3

фууу булышмады

Аноним
26.01.2015 20:57:29

зур рахмат

Аноним
19.03.2015 18:5:8

мина бик!! бик !! срочно . нэни солдатнын тапкырлыгы, темасыны инша кирэк язсагыз бик зур рэхмэт эйтер идем

Аноним
19.03.2015 18:7:10

мина тоже нэни солдатнын тапкырлыгы темасына инша кирэк пж бик!!! бик!!! бик!!! кирэк

Аноним
19.03.2015 18:9:11

да дускайлар минада бик тизрэк нэни солдатнын тапкырлыгы дигэн инша кирэк

Аноним
19.03.2015 18:10:53

бик бик бик бик бик бик бик бик бик !!!!!!!!! срочно кирэк

Аноним
12.10.2015 18:42:58

кызык тугел

Аноним
15.12.2015 20:19:1

Мина бк охшады!:)