Хыял

15.01.2012
Әгәр кеше хыяллана белмәсә, җәмгыять бер урында гына торыр иде. Хыялларны тормышка ашыру юлында кешеләр зур ачышлар ясаганнар, тормышны, яшәешне үзгәрткәннәр.
Минемчә, хыял буш җирлектә генә туарга тиеш түгел. Хыял тормышчан булганда гына чынга аша. Мәсәлән, кечерәк чакта мин үземдә булмаган уенчыкларны булдыру турында хыяллана идем. Зуррак үскәч, укый белә башлагач, китаплар, төрле матур киемнәр турында да хыялландым. Бу хыялларымны тормышка ашыру миннән тормый иде, әлбәттә. Ә хәзер мин яхшы укырга, бик белемле булырга һәм кайбер начар гадәтләремне бетерү турында уйланам. Бу күп тырышлык, нык ихтыяр көче таләп итсә дә, аның тормышка ашуы үземнән тора. Бөтен көчемне куеп тырышсам, хыялларым чынга ашар дип өметләнәм.
Менә шул тормышчан хыялны чынга ашыру бездән күп сыйфатлар таләп итә. Болар һәркемдә була ала торган тырышлык, уңганлык, нык ихтыяр көченә ия булу, тормышны ярату, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булу, мәрхәмәтлелек, үз-үзеңә дөрес бәя бирә белү, җитешсезлекләреңнән арынырга тырышу, зыялы булырга омтылу, тырышып уку, бөек кешеләрдән үрнәк алу һәм башка бик күп сыйфатлар. Бу сыйфатларга һәркем ия була ала. Димәк, хыялга бары бер адым гына ясарга кирәк.
Бу язма 142 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 7272 кеше укыды

фикерләр (17)
Аноним
27.01.2013 8:2:8

мина буинша бик ошады)

Аноним
27.01.2013 8:2:37

мина бу инша бик ошады)

Аноним
04.09.2013 2:57:38

зур ряхмят

Аноним
13.10.2013 21:8:51

бик матур*

Аноним
24.11.2013 7:47:0

бик әйбәт инша

Аноним
26.11.2013 17:55:21

Бик матур инша

Аноним
26.11.2013 17:57:28

рәхмәт

Аноним
11.03.2014 15:30:42

Бик матур инша)Бик ошады*

Аноним
14.03.2014 13:39:31

Бик матур инша, менә миңа, берәрегез шул иншаны, китапка түгел, ә хоккейга үзгәртеп бирсәгез-бик зур рәхмәтле булыр идем:)

Аноним
19.03.2014 14:54:19

Зб

Аноним
14.11.2014 13:9:16

мина бик ошады

Аноним
11.12.2014 13:33:10

бик яхшы сочинение

Аноним
14.01.2015 9:4:17

Шэп !

Аноним
22.01.2015 19:1:18

бик яхшы!

Аноним
16.02.2015 11:59:57

Бик яхшы инша.

Аноним
23.11.2015 18:14:54

окей

Аноним
02.12.2015 14:44:45

ооооооооооооооооооооооооо бик матур