Ярату

15.01.2012
Нәрсә соң ул ярату? Бу сорауга һәркем үзенчә җавап бирер иде. Ярату ул − сөю, гашыйк булу. Мәхәббәт кеше күңеленә үтеп керсә, туң йөрәкне дә эретә, һәм шунысы бәхәссез: ул − мәңгелек.
Мәхәббәт темасы − әдәбиятта да мәңгелек тема. Сөя белгән кешенең күңеле дә матур була. Шуңа күрә чын сөю темасына язылган әсәрләр укучыга сихри көч бирә, яшәү дәртен арттыра.
Гашыйк булган кешенең күңеле чистара, сафлана бара, минемчә. Җир йөзендә мәхәббәт яши икән, димәк, тормыш дәвам итә, һәм ул матурлыклардан тора. Минемчә, ярату ул − булмастайны да булдыру, сөйгәнен өчен һәрнәрсәгә әзер булу.
Бу язма 26 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 3274 кеше укыды

фикерләр (2)
Аноним
11.02.2013 11:44:28

Нормально, но аз

Аноним
15.12.2014 10:44:45

ярату