Ш. Рәкыйпов. «Чәчәкләр сөйли белә»

28.04.2017
Бөек Ватан сугышы турында безнең татар әдәбиятында бик күп әдәби әсәрләр язылган. Шуларнын байтагы − Бөек Ватан сугышында катнашып, зур каһарманлыклар күрсәтеп, исемнәрен мәнгеләштергән шәхесләр турында.

Безнең якташыбыз, үлемне җиңгән батырларның берсе Барый Шәвәлиев турында язучы Ш. Рәкыйпов «Чәчәкләр сөйли белә» исемле документаль повесть язган. Әсәрдә Барый Шәвәлиев һәм взвод командиры И.А. Ильченколарның сугышчан юлы турында сөйләнә.

...Барый Шәвәлиев 1943 елның 7 гыйнварында сугышка китә. Хәрби өйрәнүләрдән сон, ул Белоруссиянең Орша шәһәре тирәсенә эләгә. Кече сержант Б. Шәвәлиев хезмәт иткән 31 нче гвардия укчы дивизиясе подразделениеләрендә немецларга каршы митинглар, җыелышлар була. Анда сугышчылар дошманга каршы аяусыз сугышырга, кирәк икән, тормышларын да кызганмаска ант итәләр.

«Багратион» исемендәге гвардиячеләр Оршаны немецлардан азат итәргә тиеш булалар. Дошман гаять көчле. Тимер-бетон белән ныгытылган дзотлар, пулемет оялары... Шул вакыт 95 нче полкның взвод командиры Ильченко сүзләре барысын да җиңүгә рухландыра:

− Без аналарыбызның һәм бабаларыбызның түгелгән каны, күз яшьләре өчен дошманнан рәхимсез үч алырбыз!

1944 елның 23 июлендә төнлә сугышчы-гвардиячеләр Юрьев атавы тирәсендә позициягә урнашалар. Иртәнге сәгать алтыда артиллерия көчле ут ача, сигездә самолетлар һавага күтәрелә. Алардан соң безнең сугышчылар бердәм һөҗүмгә кузгалалар. Ләкин дошман да «исенә килеп өлгерә»: пулеметлардан ут чәчә башлый. Гвардиячеләр күпләп сафтан чыгалар. Сазлыкта ятарга туры килә.

− Дошманны тылдан әйләнеп узарга кирәк! − ди Ильченко. Барый командирның әйткәнен дә көтеп бетерми, сазлык өстендәге чирәмнәргә ябыша-ябыша, ут кургашы сибүче дзотка таба шуыша башлый... Аның артыннан командиры да калмый.

Ут ноктасына граната да атып карыйлар, пулемет аз гына туктап тора да, тагы телгә килә.

Татар егете Барый һәм рус егете Ильченко һәр секунд саен иптәшләренең гомере өзелүен күреп яталар. Шулчак Ильченко гәүдәсе белән амбразураны каплый. Сугышчылар «Ура!» кычкырып алга ыргылалар. Тик, озакка түгел, пулемет яңадан ут чәчә башлый.

Шушы мизгелдә кече сержант Барый Шәвәлиев тә күтәрелә. Аның уенда бары бер фикер − пуля аяктан екканчы, тизрәк амбразурага барып җитәргә, иптәшләрен коткарырга... Барыйның, командирын кочаклап, дошман амбразурасын каплавын, иптәшләренең яңадан «Ура!» кычкырып, бу сугышта хәлиткеч һөжүмгә күчүләрен сөйли әсәрдә Ш. Рәкыйпов. Барый Шәвәлиевнең батыр исемен халыкка кайтаручы да Шамил Рәкыйпов булды.

«Чәчәкләр сөйли белә» әсәрен укыгач, миңа «батырлык» сүзенең мәгънәсе киңрәк ачыкланып киткәндәй булды. Кешене бизи, шәхес буларак дәрәҗәсен билгели торган асыл сыйфат икән ул. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, туган илгә бирелгәнлек, үз-үзеңне аямауны таләп итә.

Үлемне җиңгән батыр якташыбыз (ул Балык Бистәсе районы Түбән Тегермәнлек авылыннан) мәңгегә, 19 яшьлек егет булып, безнең хәтерләрдә яши. Ул көчле рухы, кыюлыгы белән үлемне җиңде.

«Сугыш» дигән афәт башка кабатланмасын, меңнәрчә гомерләр вакытсыз өзелмәсен иде.
Бу язма 1 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 315 кеше укыды

фикерләр (0)

Кызганычка каршы бу бүлектә әлегә фикерләр юк