Сагыну хисе

15.01.2012
Сагыну ул − еракларга киткән кешенең үз илен, халкын, туганнарын юксыну, аларны күрәсе килү хисе.
Минемчә, сагыну хисе Туган илеңнән, яраткан кешеләреңнән читкә киткәч туа. Бу хисне без икенче төрле итеп "күрәсем килә", "кайтасым килә" дигән сүзләр белән белдерәбез. Әниләремнән, туган җиремнән ике-өч кенә көн аерылып торсам да, минем аларны күрәсем килә башлый. Туганнарым, аларның һәрбер эше, хәрәкәтләре күз алдыма килә. Мин аларга ашкынам. Туган җирем дә нәкъ шулай. Урамымның һәр күренеше, кешеләре бер минутка да истән чыкмый. Бу хис − сагыну хисе. Сагыну хисе кешене ниндидер ярамаган эше өчен үкендерә дә, кеше үзенең эшләренә анализ ясап ала.
Сагыну хисе Г. Кутуйның "Сагыну" нәсерендә бик ачык чагылыш таба. Әсәрдә шушы хис үз туган илен дошманнардан азат итү өчен сугышка киткән солдат йөрәгендә дә яши. Аның сагынуы бик көчле. Ул аны берни белән дә алыштыра, баса алмый. Аның, тизрәк җиңү яулап, Туган иленә, туган йортына, туганнары янына кайтасы килә. Үз илендә гади генә булып күренгән нәрсәләр дә, чит илдә солдат өчен алыштыргысыз, иң гүзәл әйберләр, күренешләр булып тоела. Сагыну хисен ул бары тик үз илендә генә баса алачак. Солдатка Туган иле бик кадерле, чөнки ул монда туган, яшәгән, чын дуслар тапкан, шагыйрь булып җитлеккән. Шагыйрь бары тик үз туган телендә генә, үз халкы өчен генә иҗат итә. Ул − чын мәгънәсендә ирекле. Аны бернинди байлык та кызыксындырмый. Шуңа сагына ул Туган илен.
Бу язма 47 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 2522 кеше укыды

фикерләр (8)
Аноним
31.01.2013 12:27:29

Бик матур, мина ошый))) зур рахмат сезгә!!!!!!

Аноним
22.01.2014 19:8:23

Рахмат.

Аноним
11.02.2014 20:13:44

Зур рэхмэт сезга!!!

Аноним
11.02.2014 20:13:45

Зур рэхмэт сезга!!!

Аноним
11.02.2014 20:13:46

Зур рэхмэт сезга!!!

Аноним
11.02.2014 20:13:46

Зур рэхмэт сезга!!!

Аноним
11.01.2015 17:53:25

Бик матур Сочинение.Булышты.

Аноним
10.02.2015 0:45:45

Бик зур рэхмэт. Бик матур язганыгыз.бик куп кешегэ ошады.