Мәктәп директоры булсам

15.01.2012
Директор булсам, мин беренче эш итеп мәктәптә тәртип урнаштырыр идем. Тәртипсез балалар булмас, алар башкаларга укырга комачауламаслар иде. Укытучылар да, бигрәк тә яшь укытучылар, хәзерге шикелле, тәртипсезлекне күреп тә, башларын читкә борып йөрмәсләр иде. Андый укытучыларны мин мәктәпкә дә кертмәс идем.
Малайларның кызларны җәберләүләрен дә бетерер идем. Әтием-әнием сөйләве буенча, алар үскәндә, малайлар кызларны бик хөрмәт иткәннәр, ә кызлар бик матур һәм тыйнак булганнар. Шуңа күрә алар мәктәбеннән бер генә хулиган да, җинаятьчеләр дә үсеп чыкмаган. Аларның авыл укытучылары балаларны җәмгыятькә файдалы, хезмәт яратучан, гаилә тотарлык, кешелекле егетләр һәм кызлар итеп тәрбияләгәннәр.
Мәктәптә тәнәфесләрне дә, хәзергечә мәгънәсез итеп түгел, ә балалар нәкъ менә ике дәрес арасында физик яктан да, эмоциональ яктан да ял итә алырлык, тынычлап икенче дәрескә әзерләнерлек итеп оештырыр идем.
Укудан тыш түгәрәкләрне дә күз буяу өчен генә түгел, ә файдалы нәтиҗәсе булырлык итәр идем.
Мәктәптә дә, мәктәп янында да чит-ят, укуга комачаулык итүче кешеләрне йөртмәс идем.
Менә мин шундый директор булыр идем!
Бу язма 42 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 2049 кеше укыды

фикерләр (8)
Аноним
23.01.2013 4:36:13

Нинди җөмләләр инде бу тагын? Гел ...булыр идем, тәрбяләр идем, кертмәс идем...Бер мәгънәсез инша. Сезнең мәктәбегез бигрәк артта калган.Бөтен нәрсә дә күз буяр өчен генә мени мәктәбегездә???Миңа,гомумән , бу инша ошамый

Аноним
20.03.2013 9:15:55

миңа бу сочинение бик ошады һәм булыштыда!!!

Аноним
22.05.2013 4:49:20

эйбэт сочинение

Аноним
18.01.2014 15:47:52

бик матур инша

Аноним
14.02.2014 11:7:53

эе матурда тугел

Аноним
03.04.2014 12:55:21

роооооооооооопа

Аноним
02.09.2014 11:58:57

А перевести кто нибудь мне может? Очень надо

Аноним
02.09.2014 11:59:24

Пожалуйста !!!!!!!