Янгын сүндерүчеләр − тормыш сагында

15.01.2012
Халкымның күңел байлыгының тирәнлегенә исең-акылың китәрлек. Мәсәлән, хезмәт турындагы мәкаль һәм әйтемнәрне генә алыйк: "Белгән белгәнен эшләр, белмәген беләген тешләр", "Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз", "Эш сөйгәнне − ил сөяр", "Эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен" һ.б. Әлеге китерелгән мисаллар − халкыбызның күңел түреннән чыккан, гасырлар буе туплаган тәҗрибәнең нигезе. Никадәр фәлсәфи мәгънә салынган ул юлларга.
"Эш сөйгәнне − ил сөяр" мәкале бөтен сорауларга да җавап бирә төсле. Әйе, тырышып, җиренә җиткерелеп башкарылган һәрбер эш зур хөрмәткә лаек. Ул хезмәт зурмы, кечкенәме − иң мөһиме − кешеләргә файдалы булсын. Мөгаен, шуңадыр да, Президентыбыз М. Шәймиев Кремльдәге Ак йортта ел саен хезмәт батырларының зур эшчәнлеген билгеләп үтә. Алар арасында кемнәр генә, нинди генә һөнәр ияләре юк: эшчеләр династиясен дәвам итүче токарьлар, слесарьлар һәм шулар белән беррәттән фәннең төрле өлкәләрендә эшләүче галимнәр, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре; кешегә еш кына икенче гомер бүләк итүчеләр − табиблар, шәфкать туташлары, янгын сүндерүчеләр һ.б. Менә бу әйтеп кителгән мисал, шуны күрсәтә: илебездә һәрбер һөнәр мактаулы, бары тик аны күңел кушканча сайлый белергә кирәк.
Үзеңне төрле һөнәр иясе урынына куеп карасаң, кайберләре турында уйланып каласың. Үзеңә-үзең сорау бирәсең: "Бу һөнәр гаять авыр, аны башкарырга минем көчем һәм сабырлыгым җитәрме?" Бу хезмәтне башкаручыларга ихтыяр көче дә, куәт тә кирәктер бит?! Әйе. Башта мең сорау туа. Билгеле, бу сорауларга җавапны, вакытлар үтеп, тәҗрибә туплап кына табып була. Менә шундый һөнәрләрнең берсе − янгын сүндерүчеләр һөнәре.
Һәрбер кеше үзенең гаиләсе, балалары, туганнары, ата-анасы белән дөньяның тәмен белеп, хыялларын тормышка ашырып матур гына яшәп ятканда хәвеф-хәтәр бездән бер адым ераклыкта гына йөри. Бер генә ялгышлык эшләсәң, шунда ук зур бәхетсезлек, зур каза килеп чыгарга мөмкин. Кеше, үзенең гомерен саклап калыр өчен, бик тә сак булырга тиеш. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү, игътибарсызлык һәм җавапсызлык күп кенә кешеләрне бәхетсезлеккә һәм фаҗигагә китерә. Менә шундый бәлаләрнең берсе − янгын. Халыкта шундый мәкаль бар: "Карак бер генә нәрсәне ала, ут бөтен нәрсәне көлгә әйләндерә". Янгын үз юлындагы бөтен әйберне кара күмер итә. Иң аянычы шул, социологларның тикшеренүләре күрсәткәнчә, ел дәвамында янгыннардан меңнәрчә кеше һәлак була. Алар арасында ут чыгуда бөтенләй гаепсез кешеләр дә күп: күрше-күләннәр, балалар, карт-корылар һәм янгын сүндерүчеләр...
Янгынның килеп чыгу сәбәпләре күп төрле: алар табигать факторларына да, кешеләрнең игьтибарсызлыгына һәм ваемсызлыгына да бәйле. Минем андый фаҗигане үз күзләрем белән күргәнем бар. Ул чакта мин әле кечкенә идем. Тәмле төшләр күреп йоклап ятканда, ниндидер тавышлар ишетеп уянып киттем. Тәрәзәгә карасам, күршеләрнең ишегалдында, аждаһа авызыннан чыккан кебек, зур ут ялкыны күреп алдым. Күршеләребезнең мунчалары яна иде. Ут ялкыннары тирә-яктагы күршеләргә дә үрмәли башлады. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, тирә-күршеләр чиләкләр һәм бүтән төрле кирәк-ярак алып, утны сүндермәкче булдылар. Ләкин бу "җанвар" бик көчле иде. Аны кул көче белән генә сүндерә алмадылар. Әле дә ярый, янгын сүндерүчеләр вакытында килеп җитте. Алар бу аждаһаны җиңделәр. Күршебез янгын сүндерүчеләргә дә, башка булышучыларга да зур рәхмәтен белдерде. Менә мин ул вакытта, бәләкәй булсам да, янгын сүндерүчеләр хезмәтенең нинди авыр икәнлеген бик яхшы аңладым.
"Бүгенге көндә батырлык эшләп буламыни?" − ди кайберәүләр. Әлбәттә, була. Менә янгын сүндерүчеләрне генә алыйк. Алар үз тормышларын куркыныч астына куеп, ә кайбер чакларда корбан да итеп, көн дә янгын дигән "аждаһа" авызыннан күпме кешеләрне һәм материаль байлыкларны коткарып калалар. Баш исән булса, әйбер табыла. Ә менә кеше гомерен кире кайтарып булмый. Янгын сүндерүчеләрнең һөнәрен мин табиблар хезмәте белән янәшә куяр идем.
Изге эш башкарганнары өчен һәрбер кеше аларны ихтирам итә. Үзләренең эшләренә һәрвакыт тугры калучы янгын сүндерүчеләр, рәхмәт сезгә.
Бу язма 62 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 2769 кеше укыды

фикерләр (0)

Кызганычка каршы бу бүлектә әлегә фикерләр юк