Минем яраткан шөгылем

15.01.2012
Мин нәрсә эшләргә яратам соң? Китап укырга, компьютерда төрле уеннар уйнарга, савыт-саба юарга һәм, әлбәттә инде, торт пешерергә яратам. Әле кайчан гына мин ашарга пешерергә бөтенләй дә яратмый идем, чынлап торып бәрәңге дә кыздырганым юк иде. Әмма, әни белән торт пешерергә уйлаган көннән соң, барысы да үзгәрде. Беркөнне шулай әни белән торт пешерергә керештек. Ләкин әни үзе дә торт пешерә белми икән бит. Безнең камыр табага ябышып көйде. Крем артык сыек булып агып бетте. Никадәр ризыкны гына әрәм иттек. Ә әнинең бик тә өйдә пешергән торт ашыйсы килә иде. Щуннан соң мин әниемә сюрприз ясарга булдым. Икенче көнне, мәктәптән кайткач, мин торт пешерергә керештем. Аш-су китабын алдым да андагы бер рецепт буенча торт ясый башладым. Килеп чыкты бит! Тәмле торт ясау алай ук авыр түгел икән. Әни эштән кайтуга, крем белән матур итеп бизәлгән яңа пешкән хуш исле торт өстәлдә тора иде инде. Мин дә үз-үземнән канәгать булып, шатланып, әниемне каршы алдым. И, әнинең мине мактаганын күрсәгез! Мин, берникадәр вакыттан соң гына әниемнең тортлар пешерә белүен аңладым. Ә теге көнне ул торт пешерә белмәгән булып юри генә кыланган икән. Шулай итеп ул минем пешерергә өйрәнүемне теләгән. Әнинең хәйләсе үзен тулысыңча аклады. Хәзер тортлар һәм бәлешләр пешерү − минем иң яраткан шөгылем.
Бу язма 97 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 13641 кеше укыды

фикерләр (29)
Аноним
23.01.2013 5:42:38

уйнау

Аноним
30.01.2013 8:16:28

яхшы

Аноним
31.01.2013 8:24:38

нормально но мин нем эни бэлэ

Аноним
31.01.2013 8:24:49

нормально но мин нем эни бэлэ

Аноним
14.02.2013 6:14:21

норма минем ьер конем дигенге де языгыз эле пож

Аноним
04.03.2013 5:22:32

бу сочинение мине хислэндерде

Аноним
05.03.2013 9:04:32

эйбэт язылган чонки минем дэ эни пешерэ белэ

Аноним
07.04.2013 8:33:48

бик зур рэхмэт!!

Аноним
01.09.2013 6:12:56

шеп

Аноним
02.10.2013 6:05:30

азырак окшаманы

Аноним
28.10.2013 9:40:15

Ымм!!!_Эйбэт!!!

Аноним
14.11.2013 13:52:39

бик зур рэхмэт!)))

Аноним
09.12.2013 11:07:18

бы тымат сочинение

Аноним
09.12.2013 11:08:56

вообще дэрэскэ булышты

Аноним
15.12.2013 8:58:54

бишле алырга ярдем бирде

Аноним
17.12.2013 13:37:00

Рехмет сина) Яхшы текст.

Аноним
17.12.2013 14:25:25

яхшы

Аноним
17.12.2013 14:25:25

яхшы

Аноним
17.12.2013 14:25:25

яхшы

Аноним
18.01.2014 12:51:58

юк ошамый

Аноним
03.02.2014 15:05:16

малайлар өчен дэ языгыз әле зинһар өчен!!)))

Аноним
13.02.2014 13:09:50

мина бик булышты тогын сочинениялар языгыз

Аноним
13.02.2014 15:21:18

ярар

Аноним
22.02.2014 12:29:24

Малайлар өчен язып бирегез әле, уктучы гарык итте ату

Аноним
03.04.2014 14:05:57

Мина бик ошады)

Аноним
02.12.2014 14:28:48

мина инша язарга булышты.

Аноним
02.12.2014 14:31:12

бик шэп фикер.

Аноним
19.12.2014 16:32:54

мин былай язмадым но озеклэр алдым

Аноним
24.12.2014 16:09:01

бик яхшы текст!вапще яхшы!

Соңгы яңалыклар
Яңа дизайн
01.02.2013
Менә шулай итеп бездә яңа дизайнга күчтек. Элекегесенә караганда монысы уңайлырак булыр дип уйлыйм и... укырга
Соңгы фикерләр
Аноним
бик матур язылган** укырга
Аноним
бик эйбэт инша укырга
Аноним
бик әйбәт инша укырга
Аноним
рахмат бик матур язылган.мина ярдам итте инша язырга!) укырга
Статистика
Иншалар : 313
Фикерләр : 2608