Кышкы сихри урманда

15.01.2012
Кыш − табигать фасыллары арасында иң салкыны. Алтын көз үтүгә, таягына таянып, ап-ак сакалын җирдән сөйрәп, кунакка кыш килә. Килә дә җир өстенә күбәләк-күбәләк карлар яудыра. Кар бөртекләре, җемелдәшеп, бер-берсе белән уйнап, Җир-анага коелалар. Кыш, шулай итеп, үзенең ак келәмен җәя.
Кыш ул битләрне өшетердәй зәмһәрир салкыннарга, күз күремен киметердәй бураннарга да бик бай. Көннән-көн соңрак чыккан кояш та, үзенең саранлыгын күрсәтеп, салкынча гына елмая. Кыш үзенең аклыгы, сафлыгы белән күңелгә якын, үзенчә матур.
Чын кышны, билгеле инде, урманда гына тоярга була. Ә кырлар, яз җиткәнче ял итәргә уйлап, ап-ак юрганга төренәләр дә тыныч кына тирән йокыга талалар. Анда ап-ак кардан башка берни дә күреп булмый. Урманда песнәкләрнең һәм урман гайбәтчесе саесканның агачтан агачка сикереп йөрүе кышкы урманга азмы-күпме җанлылык өрә. Ап-ак түшәк өстендәге җәнлек эзләре дә урманның бөтенләй үк йоклап ятмавын күрсәтә. Салкын көннәрдә агачлар бәс белән каплана. Әйтерсең агачларны үтә күренмәле ап-ак ефәк белән чорнап чыкканнар. Урман эчендә сузылып киткән чаңгы эзеннән барганда, чаңгы таягы белән агачка кагыласың, йомшак кына энҗе бөртекләре коела. Агачларның кышкы салкыннарда шартлаулары ишетелә. Пышылдап кына әйтелгән сүзләр дә еракларга яңгырый. Бөтен дөньяда матурлык, аклык, сихри тынлык. Бөтен дөньяга яшәү матурлыгы турында кычкырасы килә. Тик тукталып каласың. Синең тавышыңнан агачлардагы аклык коелыр да, матурлыкка зыян килер кебек.
Кышкы урман гаҗәеп матур шул! Кыргый җәнлекләр дә кышны һәрберсе үзенчә үткәрә. Аю кар астындагы өнендә йоклап ята. Төлке үзенә азык эзли. Тиен көз көне киптергән чикләвекләрен, гөмбәләрен ашый. Куян ак тунын кигән. Керпе кар астында йоклый.
Кышын кыргый җәнлекләргә яшәү бик авыр. Аларга азык җитми. Шуңа күрә без аларга бераз ярдәм итәргә тиешбез. Кошларга җимлекләр ясап элергә һәм аларны һәрвакыт карап, тулыландырып торырга кирәк.
Урман − безнең зур байлыгыбыз. Аның ямен җибәрмәсәк, агачларны кисмәсәк һәм сындырмасак, кошларны атмасак, урманны сакласак иде.
Бу язма 219 кешегә булышты. Ә сиңа ? булышты | булышмады
Язманы 10423 кеше укыды

фикерләр (41)
Аноним
06.12.2012 11:9:54

бик матур эчтэлекле инша!!!!!!!мина ошады!!!!!

Аноним
07.12.2012 14:39:37

Бу просто супер пупер эчтэлекле инша булган!!!!мина бик ошады!!!Рэхмэт сезгэ!!

Аноним
21.12.2012 9:16:47

эчтэлекле инша. Рэхмэт.

Аноним
21.12.2012 9:45:14

рәхмәт

Аноним
21.12.2012 9:47:51

рәхмәт

Аноним
14.01.2013 9:2:42

рэхмэт биг зур

Аноним
18.01.2013 14:56:13

бу шэп инша!!!!!! бик бик бик зур рэхмэт!!!!

Аноним
21.01.2013 14:0:46

бик матур

Аноним
22.01.2013 13:53:48

Коткардыгыз)

Аноним
22.01.2013 14:12:41

мина бу инша бик ошады ) шундый матур

Аноним
22.01.2013 14:33:1

Кем нинди класта укый?)

Аноним
23.01.2013 13:47:3

матурын матур булышмады бит((( не прокатила же

Аноним
24.01.2013 14:37:1

Шэээээээээээээээээппппппппппп!!!

Аноним
27.01.2013 13:54:29

класс

Аноним
27.01.2013 13:55:12

класс

Аноним
19.02.2013 11:18:15

мина бик-тэ ошады бу сочинение,мина мэктэптэ биргэннэр иде менэ гул тема га язырга)минэ шуннан кучереп алдым инде,рэхмэт сезгэ барсы эчен дэ_)

Аноним
20.02.2013 12:0:45

бик шәп!!!!!!!!!!!!!!!!!

Аноним
20.02.2013 12:35:37

Бик матур инша!!!

Аноним
12.03.2013 10:52:47

бик матур инша ,,.шәәәп!!!

Аноним
13.03.2013 11:47:16

эчтэлекле=)мина бик тэ ошый

Аноним
17.03.2013 7:51:45

бик шэп булган бу)

Аноним
19.03.2013 12:59:0

бу ваще супер ) рэхмэт сезгэ ) бу мина бик булышты

Аноним
21.03.2013 9:25:48

Шэп**

Аноним
26.03.2013 12:54:20

Бу сочинениягэ ошамаган

Аноним
03.04.2013 12:37:0

ВООООО!!!!!!!!!!! ШӘП БУЛГАН

Аноним
09.04.2013 17:36:9

Бик кирэкле сайт

Аноним
09.04.2013 17:37:7

Яхшы иншалар жыентыгы, Эфэрин.

Аноним
09.04.2013 17:39:50

Мина ошады бу инша

Аноним
09.01.2014 13:54:2

яхшы инша, рэхмэт бик зур, выручили*****

Аноним
12.01.2014 11:26:24

Спасибоо_

Аноним
14.01.2014 22:23:44

миңа бу инша бик охшады, рәхмәт сезгә

Аноним
21.01.2014 19:7:20

МИНА БИК ОШАДЫ

Аноним
22.01.2014 16:46:58

мина бу бик ошады хэм мин бишле алдым)))))рэхмэт))))

Аноним
22.01.2014 18:19:6

Бик яхшы инша, коткардыгыз:)

Аноним
27.01.2014 20:27:53

кем бу иншаны уйлап язган кешегэ бик зур рэхмэт ) самый- самый миңа бик кирәк иде .

Аноним
30.01.2014 20:17:49

Мина бу сочинения бик охшады,язучысы бик яхшы булган, супер супер супер,Ин яхшы инша булган бу!!!!!!! :-)

Аноним
06.02.2014 14:48:5

спасибо

Аноним
18.02.2014 15:26:26

минада ошады))бик эйбэт инша)))

Аноним
03.03.2014 14:59:7

тик мина икенче сочинение кирэк менэ хезмат хам бахет ошады ббббббиикк бикк

Аноним
05.03.2014 17:27:49

бик матур эчтэлеге зур рэхмэт

Аноним
21.12.2015 20:4:18

бик ошады